И-и, күңелле дә булды соң!
Районның Мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны әти-әниләре белән бергә кунакка чакырды. Бүләкләр белән ЮХИДИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, Арчаның 6нчы мәктәбеннән волонтерлар да килгән иде.
Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган чара күңелле булды. Убырлы карчыкны күрсәгез иде сез! Тәмам очрашуны күңеллеләтте. Шушында эшләүче апамы икән инде бу, дип карап тордым. Ә ул япь-яшь егет булып чыкты! Менә нинди сәләтле яшьләр үсеп килә! Ул үзе белән 6нчы мәктәптән Данила Семенов дип таныштырды. Волонтерлар барысы да 6нчы мәктәптән иде. Алар: Камилә Мостафина, Фирүзә Гыйльметдинова, Алинә Гарифуллина, Ания Шаһиева, Далия Мостафина, Алия Зарифуллина, Данила Семенов. Әлеге чараны психолог Илмира Шәфыйкова, социаль белгеч Рәсимә Дәүләтшина оештырды. Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова, гаилә һәм балалар бүлеге җитәкчесе Нурсөя Дәүләтшина да шунда иде. Балалар ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләре буенча уеннар белән белемнәрен сынадылар, биеделәр һәм соңыннан Энҗе апалары үзләренә бүләкләр өләште. И-и, күңелле дә булды соң!
Румия Гарифҗанова