Сочидан җиңеп кайтырга язсын!

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Сочидан җиңеп кайтырга язсын!

Арча Боз сараеның “Драконы” командасы хоккейчылары район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Бар да кара костюм, ап-ак күлмәк, галстуктан. Янәшәләрендә тренерлары Рафис Миңнуллин, укытучылары Дмитрий Сергиев. Хоккейчы малайлар, тезелешеп басып, район башлыгы белән күрештеләр. Матур һәм дулкынландыргыч күренеш...

“Арена” Боз сарае директоры Илһам Шакиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, Арчаның 6нчы мәктәбе директоры Дилүс Мостафин да (балалар шушы мәктәптән) биредә иде.

 Малайлар 4нче сыйныфта укый. Укытучылары Сәрдәбаш егете Дмитрий Юрьевич: “Миңа хоккей классы белән эшләве кызыклы, – ди. – Алар үз чордашларыннан бер ике сыйныфка югарырак. Хоккей ныгытып кына калмый, башны да эшләтә. Математика кебек төп фәннәрдән әйбәт фикерлиләр. Алар арасында иптәшлек, дуслык көчле. Зурлар кебек уйлыйлар...”

Әле кайчан гына без “Драконы” егетләрен апрельдә Сочи ярышлары көтә, дип язган идек. Ул көн килеп тә җитте. Анда уйнау хокукына команда республиканың “Алтын алка” ярышларында 1нче урынга чыккач ия булды. Шушы җиңү аларны Сочига Бөтенроссия күләмендәге ярышларга алып бара. 4 апрельдә Сочига очачаклар. Анда Россия шәһәрләреннән килгән 64 команда уйнаячак. Юлга кузгалыр алдыннан бүген аларны район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Һәркайсы белән, хәлләрен сорашып, күрешеп чык-ты. Егетләргә район данын яклап ирешкән уңышлары өчен рәхмәт әйтеп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Сочидагы ярышларда Татарстаннан безнең команда гына катнашачак, – дип сөйли Арчаның “Арена” Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров. Һәм ул район башлыгы Илшат Нуриевка хоккейга зур игътибар биргәне, һәрвакыт ярдәм итеп торганы өчен бик зур рәхмәт әйтте.

Команданың беренче тренеры Артур Гәрәев. Икенчесе – Михаил Кириллов. Бүгенгесе – Рафис Миңнуллин. “Хоккейда 25 ел тренерлык итәм, – дип сөйләде тренер Рафис Миңнуллин. – Түбән Камада “Неф- техимик” хоккей клубында эшләдем. Минем командалар һәрвакыт 1нче булды. 8 ай инде менә Арчада “Драконы” командасы белән эшлим. Түбән Камадагы хоккейчы малайлар хәтта Арчага кайтып шөгыльләнәселәре килә. Сочида җиңсәк, Питерга ярышка барачакбыз. Ә Татарстанда тагын

“Добрый лед” ярышлары көтә”.

Очрашуда әти-әниләр дә бар иде. Команда өчен янып-көеп йөргән әтиләрнең берсе Рамил Фазуллин: “Үзем дә Сочига барам”, – ди. Әти- әниләр хоккейчы улларыннан каламы соң?! Алар бит улларына көч биреп, дәртләндереп торучылар! Командада Балтачтан да өч малай шөгыльләнә. “Мин үзем дә хоккей уйнадым, – дип сөйли Балтач районы Түнтәр авылыннан Рамил Шәрипов. – Улым Рөстәмне 57 километр ераклыктагы Арчаның Боз сараена илтәм. Сочига әнисе бара”.

Район башлыгы Илшат Нуриев хоккейчы малайлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшеп утырды. Малайлар тәм-томнар белән рәхәтләнеп чәй эчә-эчә дәү абыйларын тыңладылар. Үзләре дә сораулар бирделәр. Алар күңелләренә район башлыгы әйткән киңәшләрне, үгет-нәсихәтләрне сеңдерделәр. Әйбәт укырга, ана телен, рус һәм инглиз телләрен яхшы белергә кирәк, районыбыздан чыккан күренекле шәхесләрне, язучыларны белсәң яхшы. Спортчылар төрле яктан белемле булырга тиеш. Көчлеләр тарихка языла. “Драконы” командасы тарихка языла башлады инде... Алар бертавыштан: “Без хоккейны яратабыз!” – дип тора. Сочидан сөенеп кайтырга язсын!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International