Бадминтон ярышлары
Язгы каникул вакытында Хәсәншәих мәктәбе базасында 2003-2006 нчы елгы егетләр һәм кызлар һәм 2007 нче елгы малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ачык шәһси һәм команда беренчелегенә ярыш уздырылды.
Ярышларны әзерләүне һәм үткәрүне Арча Укучылар сарае һәм Хәсәншәих мәктәбе гамәлгә ашырды. Ярышның төп хөкемдары Мостафин Рифат Рәхимҗан улы булды, Хәсәншәих мәктәбе физик тәрбия укытучысы.
Ярыш Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе тарафыннан расланган кагыйдәләр буенча үткәрелде.
Шәһси беренчелектә егетләр һәм кызлар арасында 3 урын билгеле булды.
Призлы урыннарны алган уенчылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Һәм шулай ук призлы урын алган командаларда билгеле булды,беренче урын алган команда кубок һәм грамота белән, ә призлы урын алган командалар грамота белән бүләкләнделәр.