2019 елның 28-31 март көннәрендә Пермь өлкәсенең Марковский посёлыгында ябык бина шартларында җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Бөтенрәсәй ярышлары узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Укучылар сараеннан Габделбәров Дамир һәм Гәрәева Алинә дә катнашты. Бик көчле җирле спортчылар белән ярышу җиңел генә түгел, шулай да безнең туристлар призлы урын яулый алдылар. 3 нче класс дистанциясендә Талбиева Камилә (Казан) һәм Гәрәева Алинә (Арча) 2 нче урынны яуладылар. Мондый сәфәрләр трендта калу һәм мондый спорт төренең даими үзгәреп торган тенденцияләрендә тәҗрибә туплау өчен бик мөһим.