Каратэ – тормышка әзерли

2019 елның 5 апреле, җомга

Каратэ – тормышка әзерли

Арча Укучылар сараенда биш ел традицион карате түгәрәге эшли. Тренер Геворг Саргсян атнага ике көн Казаннан килеп балаларны үз-үзен яклау һәм һөҗүм итү алымнарына өйрәтә. Арчада 50 бала әлеге түгәрәккә яратып йөри, еш кына республика, Россия күләмендәге ярышларда катнашып, уңышларга ирешәләр.

Март аенда каратэ түгәрәгенә йөрүче 29 бала традицион каратэ буенча 11нче Россия беренчелеге чемпионатында катнашып, уңышлар белән кайтты. Илебезнең төрле почмагыннан 400гә якын спортчы катнашкан ярышларда сугыш- лар тугыз төрле яшь буенча 4 дисциплинада: ката, кумите, фукуго, энбу буенча узган. “Әлеге спорт төре белән 3 яшьтән үк шөгыльләнә башларга мөмкин”, – ди тренер Геворг Саргсян. 3-5 яшьлекләр махсус программа буенча шөгыльләнсә, 5 яшьтән башлап төп программага күчәләр. Арчада да секциягә йөрүче кечкенә яшьтәгеләр шактый. Күбесен әти-әнисе алып килсә, арада бер-берсеннән ишетеп, үзләре теләп килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Мурат Зәйнуллин, Әмирхан Галәветдинов кебекләр. Муратның инде 6 яшьлек энесе дә, абыйсыннан калышасы килмичә, әлеге түгәрәккә йөри. “Олы улым спорт сугышлары турында фильмнар карарга ярата, каратэ турында үзе кызыксына башлады. Алдыбызга бокснымы, каратэнымы сайларга дигән сорау килеп бас-кач, каратэны сайларга булдык. Баланы компьютер, телевизор каршыннан аерып алыр өчен дә әйбәт чара булыр дип уйладык. Һәм үкенмибез, бүгенге көндә ике улым да бу түгәрәккә яратып йөри”, – ди Гүзәл Зәйнуллина.

Мурат белән Әмирхан икесе дә яшел билбау йөртә. Әниләре әйтүенчә, әлеге спорт төре малайларга укудагы өлгерештә, тормышта мөстәкыйль, кыю булырга да өйрәтә икән. Малайлар үзләре дә кирәкле шөгыль икәнен яхшы аңлый. “Каратэ мине көчле булырга, дөньяга карашны үстерергә, авырлык- лардан куркып калмаска өйрәтә”, – ди Әмирхан. Озак еллар тәҗрибә туплаган тренер, әлеге спорт төрендә иң авыры – яхшы кеше әзерләү дип аңлата. “Кешелек сыйфаты булмаса, адәм баласыннан спортчы әзерләп булмый”, – ди ул.

Түгәрәккә йөри башлаган балаларның күбесе беренче авырлыкларга ук чыдамый, ташлый икән, бүгенге көнгә килеп җиткәннәр һәм ярышларда катнашучылар төрле яклап сыналган, чыдам, сабырлар гына. Бу спортка тартылу шулкадәр мавыктыра үзләрен, хәтта авыртулар да онытыла. Әнә, Искәндәр Нотфуллин сынган аягы төзәлеп җитмәгән килеш тә ярышка барган һәм уңыш та елмайган үзенә – медаль белән кайткан. “Без ел саен каратэ буенча лагерьларга йөреп, мөстәкыйльлеккә өйрәнәбез. Былтыр Сочида булдык. Анда ял да иттек, шөгыльләнеп, осталыгыбызны да арттырдык. Чын каратэчы булырга теләгән кеше чит телләрне дә яхшы белергә тиеш”, – дип фикерләре белән уртаклашты икенче көрән билбау иясе Искәндәр.

Тренер шәкертләре турында үз итеп, горурланып сөйли. “Алар барысы да максатчан, тәртипле, өйрәнергә тырыша. Мин аларга искәртеп торам: беркайчан булмый дип уйламагыз, һәрвакыт тырышырга кирәк”. Балаларны гына өйрәтеп калмый, үзе дә гел камилләшүдә икән остаз. Яшь чагында төрле осталарда шөгыльләнсә, инде 10 елдан артык поляк тренерында каратэның үзләштереп бетермәгән серләренә өйрәнә икән. “2017 елда традицион каратэ буенча Россия кубогы алган идек. Быелгы 11нче чемпионатның оештыручысы буларак, нык дулкынландым. Ә нәтиҗәләр әйбәт булгач, шатландык, әлбәттә”, – дип фикерләре белән уртак- лаша Геворг Кароевич.

Районыбызның яшь спортчыларының призлы урыннар яулап кайтуы әти-әниләре өчен генә түгел, район өчен дә горурлык. Түгәрәккә малайлар гына түгел, кызыксынып йөрүче кызлар да бар һәм алар да төрле ярышларда катнашып, уңышларга ирешә. Яшьлегендә үзе каратэ белән шөгыльләнгән Ләйсән кызы Сафияне әлеге түгәрәккә курыкмыйча алып килә. “Каратэ балага физик һәм рухи үсеш бирә”, – дип саный ул. Ә менә Әмирханның әнисе Ләйсән Галәветдинова улын бу түгәрәккә биргәнче хәйран гына мәгълүмат туплаган. “Бу – баланы спортка гына тарту түгел, күп кешелек сыйфатлары тәрбияләүче түгәрәк тә, – ди ул. – Барлык спорт төрендә дә җәрәхәт алу куркынычы бар, аннан куркып калмаска кирәк. Без, әти-әниләр, исеменнән тренерга зур рәхмәтле”.

Японнарның сугышу сәнгате булып саналучы каратэ 2020 елдан олимпия уеннары төренә керәчәк. Кем белә, бәлки Арча егетләре-кызларына да анда катнашу бәхете насыйп булыр.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International