Районыбызның гаҗәеп гаиләләре
Түбән Камада узган “Гаҗәеп гаилә – 2019” 2нче республика мәдәни-тернәкләндерү конкурсында республиканың 12 пары үзләренең сәләтен күрсәтте. Конкурсны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәкара оешмасы һәм Түбән Камадагы җирле оешмасы оештырган.
Гаиләләр өй эше итеп бирелгән визит чыгышы, әтиләр “Кызыңа мәктәпкә җыенырга булыш” һәм “Балаңны ашат”, әниләр “Оста куллар” һәм музыкаль, интеллектуаль конкурсларда көч сынашты.
Безнең район данын Гүзәлия һәм Ранил Гыйльвановлар, Гүзәл һәм Олег Мурысиннар яклады. Алар үзләренең иҗади осталыкларын эшкә җигеп, Мурысиннар “Иң яхшы визит карточкасы” номинациясендә, Гыйльвановлар “Җиңүгә таба” номинациясендә җиңүгә иреште.
Конкурс, мөмкинлеге чикләнгәннәрнең дә җәмгыять өчен бар көчен хезмәт итүгә багышлап, үзешчән сәнгатьтә, мәдәни-спорт чараларында актив икәнлекләрен дәлилләде. Мөмкинлек чикләнү активлык һәм иҗади эшчәнлек алып бару өчен комачауламый, алар күп чараларда катнаша, актив сәламәт тормыш рәвеше алып бара, үзләренең генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең дә кәефен күтәрә.
“Конкурс – күп көч һәм энергия таләп итә торган күләмле хезмәт. Катнашучыларга зур рәхмәт. Без җәмгыятьтәгеләрне мәдәнияткә, спортка җәлеп итәргә, юнәлеш табарга өйрәтергә һәм мәдәни-массакүләм чараларны ешрак уздырырга тиеш”, – ди район сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов һәм Мурысиннар гаиләсенә конкурска әзерләнүдә ярдәм итүләре өчен Арча сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова, укытучы Альберт Гайнетдинов, тавыш операторы Игорь Пономаревка, Түбән Камага бару өчен транспорт белән ярдәм иткән район администрациясенә рәхмәтен җиткерә.
Р.Сафина