Райондашларыбыз – республика конкурсы җиңүчеләре
26 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбе үзенә республиканың яшь талантларын җыйды. 15 районнан килгән 267 катнашучы Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XIV республика балалар иҗаты конкурс-фестивалендә җыр-моң, төрле уен коралларында уйнау буенча көч сынашты.
Конкурсны “Милли хәзинә” фольклор ансамбле (җитәкчеләре Чулпан һәм Рәдис Харисовлар) ачып җибәрде. Аннан, Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашучыларны бәйрәм белән котлап, уңышлар һәм җиңүләр теләде. Көне буе катнашучыларның чыгышын, составында Казандагы музыка мәктәпләре, Казан Дәүләт консерваториясе, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучылары булган жюри бәяләде һәм күп кенә яшь талантлы райондашларыбыз – Арча сәнгать мәктәбе укучылары җиңү яулауга иреште. Гран при иясе – Айбулат Харисов.
“Халык уен кораллары (баян, аккордеон, гармун)” номинациясе: кече яшьтәгеләр арасында 2 урында Ильяс Минһаҗев, Илмир Минҗанов, Рәйхан Тимергалиев, 3 урында Әнвәр Мифтахов, урта яшьтәгеләр арасында 1 урында Самат Минһаҗев, 2 урында Илназ Хафизов, 3 урында Гүзәл Вәлиева. 1 дәрәҗә дипломантлар: Рүзәл Миннемуллин, Ислам Хәлиуллин, 2нче дәрәҗә дипломант Азат Сәмигуллин. Зур яшьтәгеләр арасында: 3 урында Искәндәр Бәдретдинов, 1 дәрәҗә дипломантлар Эльморат Төхвәтуллин, Илназ Миңлебаев, Әмир Шәмсетдинов, 3нче дәрәҗә дипломантлар Алинә Хәйруллина, Алия Әбрәшитова; “Думбра, балалайка, гитара” номинациясе: кече яшьтәгеләр арасында 1нче урында Айнур Шәрәфиев, 1нче дәрәҗә дипломант Риназ Шиһабетдинов, урта яшьтәгеләр арасында 2нче дәрәҗә дипломант Диләрә Тәхәвиева, зур яшьтәгеләр арасында 3нче урында Алмаз Әсәдуллин, 1нче дәрәҗә дипломант Рөстәм Гайфетдинов; “Курай” номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 1нче урында Ранис Хурамшин, 2нче урында Ранис Гыйләҗиев, Салават Нигъмәтҗанов, 3нче урында Инсаф Габдрахманов, 1нче дәрәҗә дипломант Рәйхан Хәбибуллин, урта яшьтәгеләр арасында 1нче урында Адел Төхбәтуллин, 2нче урында Сөмбел Гарипова; “Фортепиано” номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 2нче дәрәҗә дипломант Динә Закирова, Зәринә Сөнгатова, зур яшьтәгеләр арасында 3нче урында Камилә Закирова; “Скрипка” номинациясендә зур яшьтәгеләр арасында 2нче урында Зилә Гайнуллина; “Халык уен кораллары” номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 1нче урында курайчылар дуэты (Ранил Гафуров, Әнгам Мөхетдинов), 2нче урында “Балкашык” фольклор ансамбле, урта яшьтәгеләр арасында Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Былбыл” курайчылар һәм кубызчылар ансамбле, шул ук мәктәпнең курайчылар ансамбле, 3нче урында трио, зур яшьтәгеләр арасында 1нче урында курайчылар дуэты (Айбулат Харисов, Булат Ситтиков).
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә райондашларыбызның уңышларына сөенергә язсын!
Розалия Зиннәтова