Барысы да кеше өчен

2019 елның 5 апреле, җомга

Барысы да кеше өчен

Районның мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы Бөтенроссия күләмдә рәсми чаралар үткәрү өчен федераль мәйданчык булып тора. Ә бит бу дәрәҗәне һәрдаим раслап торырга кирәк. Арчалар бу статусны лаеклы рәвештә кулда тота. Аларның лидеры – Вакыйф Харисов республиканың профсоюз комитеты президиумы әгъзасы, районда гына түгел, якын-тирәдәге 10 профсоюз оешмасының да эшен, киңәшләрен биреп, көйләп тора.

– 2019 ел Бөтенроссия мәгариф профсоюзында – зур хисап һәм сайлау- лар елы, – дип сөйли Вакыйф Харисов. – Без районның мәгариф учреждениеләрендә хисап-сайлау кампаниясен үткәрү турында карар кабул иттек. Ә бу кампанияне дөрес һәм эшлекле итеп үткәрү өчен семинарлар оештыру нәтиҗә бирә. Шушы максатны күздә тотып без Иске Чүриле мәктәбендә семинар үткәрдек. Ни өчен без бу мәктәпне сайладык? Мәктәптә 15 ел инде менә башлангыч проф- союз оешмасын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиева алып бара. Коллективны яңа уку елыннан яшь директор Илнур Габдрахманов җитәкли.

Иске Чүриле мәктәбенә Арча һәм Биектау районнарының башлангыч профсоюз оешмалары җитәкчеләре семинарга җыелды. Семинарда катнашучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров каршы алды.

Профком рәисләренә хезмәттәшләренең тәҗрибәсе кызыклы иде. Ачык дәресләрне алар аерата кызыксынып карады. 8 сыйныфта үткәрелгән дәрестә “Бәхәсләр һәм аларны чишү юллары” дигән тема күтәрелде. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Гарифуллин алып барды. Мәктәптә килеп чыккан бәхәсле хәлләрне профсоюз комитеты ничек чишә? Укучыларга монда уйланырга һәм акыллы җаваплар табарга кирәк иде. Тема укучыларда профсоюзга карата кызыксыну уятты. Дәрескә Вакыйф Харисов та кушылды. Ул профсоюз әгъзалары мәнфәгатьләрен ничек яклап булуы хакында сөйләде.

Ә семинар инде ул кызыклы һәм акыллы уеннардан башка үтми. “100+Профсоюз” дигән уенда ике команда ярышты. Мавыктыргыч булды ул. “Сезгә санаторийга 2 мең сумга юллама бирелә. Ә сез ул юлламаны алмыйсыз. Ни өчен?”, “Сезгә профсоюз комитетыннан комиссия килсә, нишләр идегез?” кебек сорауларга җаваплар бирергә кирәк иде.

Семинарның иң җитди өлеше Иске Чүриле мәктәбендә башлангыч проф-

союз оешмасының хисап-сайлау җыелышын үткәрү булды. Чын мәгънәсендә осталык дәресе иде ул. Актлар залында мәктәпнең 30 профсоюз әгъзасы белән җыелыш үткәрделәр. Коллективның барлык хезмәткәрләре дә профсоюз әгъзасы. Жыелыш тиеш ле югарылыкта барды. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе итеп Гөлназ Һидиятуллинаны сайладылар. Элеккегесе Ләйсән Вәлиева үзе теләп профсоюз эшеннән азрак ял итеп алыр- га булган. Соңыннан җыелыш хакында фикер алыштылар, уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп үттеләр.

Семинар иң актив профсоюз оешмаларын, лидерларны котлаулар белән тәмамланды.

– Хисап-сайлау кампаниясе ул барлык проф- союз оешмаларының эшен анализлау чоры, – дип, фикерләре белән уртаклашты Вакыйф Харисов. – Безнең алда шушы кампанияне эшлекле һәм файдалы итеп үткәрү бурычы тора.

Профсоюзның төп бурычы – кеше мәнфәгатьләрен кайгырту. Барысы да кеше өчен! Мәгариф учреждениеләре җитәкчелегенең проф- союз оешмасы белән аңлашып эшләве әһәмиятле. Бу турыда Иске Чүриле мәктәбе директоры Илнур Габдрахманов ассызыклап әйтеп үтте. “Без бергәләп күп нәрсә эшли алабыз”, – диде ул.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International