Умартачыларның “куллары кычыта”
Узган җомгада район умартачыларының җыелышы булды. Озын кышлардан соң бер очрашу үзе бер гомер, сөйләшер сүзләр дә күбәйгән. “Кортларны карыйсы килеп куллар кычыта башлады инде”, – диеште алар. Чынлап та, быел да мартта кортлар очып чистарыныр көннәр булмады.
– Мин кайсы елның ничек килүен язып барам, – ди Ашытбаш авылыннан Рәис Шәкүров. – Быел май ае бик матур килергә тиеш. Шулай ук юкә чәчәк атканда да бер атна бик әйбәт көннәр торачак.
Рәис аптырап тормый, кортларын февральдә дә карый ул. Теплицасындагы кыярлар мул уңыш бирсен, кыярлары тәмле булсын дип ул анда умарталар тота.
Район умартачылар оешмасы рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев һәр җыелышка яңалыклар белән килә. Күптән түгел ул Уфада умартачылар корылтаенда булып кайткан. Башкортстан умартачылык буенча дан тота. 2020 елда анда Бөтендөнья умартачылары конгрессы үтәчәк.
– Башкортстанда умартачыларга дәүләт төрлечә ярдәм итә, – диде ул. – Аларга грантлар, субсидияләр бирелә. Җир биргәндә тоткарлыклар юк, дип әйтәләр. Умарталыклардан 3 километр арадагы юкәләрне кисү тыелган.
Андый тәртип бездә дә кертелгән кебек иде, әмма аны үтәүче генә юк.
Башкортстанда умартачылар оешмалары бик актив эшли, алар районнарда гына түгел, авылларда да оешкан.
Умартачыларны күбрәк балны урнаштыру проб- лемасы борчый. Элек аны әзерләүләр оешмасына тапшырып була иде, хәзер кем ничек булдыра ала, шулай эшли. Ядкәр Мөхәммәдиев бу мәсьәлә буенча да уй-фикерләре белән уртаклашты, умартачыларның мәнфәгатьләре турында чын-чынлап кайгыртучы оешма күптән кирәк.
Бал сатам дисәң, хәзер “Меркурий” системасына керергә тиешсең, шунсыз базарларга, ярминкәләргә кертмәячәкләр. Бал кортларында булган авыруларны район ветеринария берләшмәсе лабораториясендә ачыклап була. Болар турында ветеринария хезмәткәрләре яхшылап аңлатты. Умартачыларның сорауларына аңлаешлы, гади итеп җавап бирә торган Фәрит Гыйлаҗевны көне буе тыңлап утырсаң да армассың.
Ильяс Сәхәпов