Булдыра профсоюзлар!
Ул көнне кичке сәгать 6га кадәр янып-көеп волейбол карадык. Булдыра профсоюзлар! Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары эше бу. Алар укытып, тәрбияләп кенә калмый, төрле спорт ярышларында катнашырга да өлгерәләр. “Арча” спорт комплексында ике көн ярыштылар. Беренче көнне балалар бакчаларында эшләүче 8 хатын-кызлар командасы ярышты. Арчаның 9нчы һәм 11нче бакча командалары иң көчлеләр булып чыктылар. Икенче көнне алар мәктәпләрнең хатын-кызлар командалары белән уйнадылар.
Таныш йөзләр... Арчаның 9нчы балалар бакчасы мөдире Эльвира Мостафина, физик инструктор Лилия Гәрәева, Арчаның 11нче балалар бакчасыннан тәрбияче Резедә Хәбибуллина, Арчаның 7нче мәктәбеннән укытучылар Илшат Кәримуллин, Рәдиф Исмәгыйлев, Булат Гәрәев, Яңа Кенәр мәктәбеннән Зөлфәт Хәйруллин, Пөшәңгәр мәктәбе директоры Раушан Котдусов... – бар да волейбол уйный. Дөньяларын онытып, бирелеп уйныйлар. Һәркемнең җиңәсе килә. Ветеран укытучы Руфина Гәрәева да биредә. Ул ике команда өчен җан ата. Берсе үзе эшләгән Арчаның 7нче мәктәбе, хәзер улы Булат Гәрәев шунда физкультурадан укыта, икенчесе – килене Лилия Гәрәева эшли торган 9нчы балалар бакчасы. Ветеран педагог Динә ханым Фәйзрахманова да йөрәге түзмәгән килгән. Ул заманында районның җыелма командасында волейбол уйнаган педагог. Ике улы да районның җыелма командасында волейбол уйный. Кызы Эльвира Мостафина да (9нчы балалар бакчасы мөдире) бүген командада волейбол уйный.
Хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары башта зоналап ярыштылар. Җиңгәннәр “Арча” спорт комплексына уйнарга килде. Ахырдан көчле командалар калды. Җанатарлар да кайтып китәргә ашыкмады. Тамак кипсә, чәй эчәргә янәшәдә генә кафе бар. Арчаның 6нчы, 7нче мәктәпләре, Арчаның 9нчы, 11нче бакчалары, Яңа Кенәр, Апаз, Урта Пошалым, Наласа мәктәпләре командалары уйный. Уеннар кызганнан-кыза бара. Һәркем үз командасы өчен җан ата. Наласа бирешмә! Апаз, Апаз! Яңа Кенәр сынатма! Арча, Арча! “Йөрәк бетте”, – дип кайберәүләр ары-бире йөренә. Ярышлар кыза бара. Залның бушаганын көтеп арыган спортчылар өйләренә кайтып китә... Сәгать 6 тулып килә. Ниһаять, ярышлар тәмам. Бүләкләрне алып чыгарга йөгерәләр.
Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов җиңүчеләрне бүләксез калдырмый. Хатын-кызлар арасында 1нче урынны Урта Пошалым мәктәбе командасы алды. Иң яхшы уенчы да шушы командадан. Ул – Илсөя Минһаҗева. 2нче урынны Апаз мәктәбе командасы, 3нче урынны Арчаның 7нче мәктәбе командасы яулады. Ә ир-атлар командалары арасында Арчаның 7нче мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Иң яхшы уенчы шулай ук шушы мәктәптән – Динар Юзаев. 2нче урында — Яңа Кенәр мәктәбе командасы, 3нче урында – Арчаның 6нчы мәктәбе командасы. Командалар бүләкләр алып, фотоларга төшеп, шау-гөр килеп таралышты.
Румия Саттарова