Чаганлы авылындагы хәлләр
Арча халкы спектакль карарга ярата. Арча Мәдәният йортында атна буе рәхәтләнеп спектакль карадылар. Заллар шыгрым тулы иде. Үзешчәннәрне аерата үз итәләр. Белгән, таныш кешеләрнең сәхнәдә уйнауларын күрү аерата күңелгә якын. Шимбә көнне район сәхнәсендә Иске Ашыт мәдәният йортының “Сәяра” халык театры үзешчәннәре Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” пьесасын сәхнәгә куйдылар. Режиссеры – шушы авылда туып-үскән Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи. Тамашачы кул чаба-чаба, көлә-көлә яратып карады.
Янәшәмдә утырганнар: “Кем язды икән бу пьесаны?” – дип кызыксындылар. Соңыннан Фердинад Фәтхидән шул турыда сорадык. “Автор Рәмзия Хөсәенова Кукмара районы Зур Сәрдек авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән кеше, – дип сөйләде Фердинанд Фәтхи. – Үзе дә спектакльләрдә уйный. Пьесалар яза. Күңелле һәм тематикасы ягыннан да бүгенге көнгә туры килгән пьесаны сайладык. Дөрес, тагын да отышлырак булсын өчен, фольклор уеннарны (капчык сугышлары, таяк тартышлар һ. б.), җыр-биюләрне өстәргә туры килде”. Фердинанд Фәтхи үзе дә уйнады.
Кыскача гына эчтәлек. Чаганлы авылында нибары дүрт әби яши. Әбиләр үзара аралашып, күңелле итеп яшиләр. Берсенең җәйге каникулда авылда торырга оныгы да кайт-кан. Әбиләр авылда сабантуй үткәрергә җыеналар. Сабантуйга әзерлек булсын дип, көрәшеп тә алалар, таяк белән тартышалар, капчык киеп узышалар... Бергәләшеп сабантуй үткәрәләр. Күрше авылдан чордашлары – гармунчы да килә. Авылда бер узгынчы мосафир да пәйда була. Соңыннан шушы мосафир авылда торып кала. Әбиләргә поч-та, пенсия ташучы кызга өйләнә. Бәбиләре туа. Әсәр күтәренке рухта тәмамлана. Юк, авыл бетми. Авыл яши!
“Сәяра” халык театры Иске Ашыт авылы ветераны Сәяра Фәтхрахманова исеме белән бәйле. Иске Ашыт клубында 1948 елның 1 декабреннән Саяра ханым Фәтхрахманова эшли башлый. Көндезен колхоз эшендә булса, кичләрен клубта. Авыл халкы белән бергә концерт, спектакльләр куялар. Якын-тирәдә алар бармаган авыл калдымы икән?!
Бүгенгеләр – сәхнәдә 40 елдан артык хезмәт иткән Зөлфия Фәтхуллина, Иске Ашыт мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Халикова, Гөлзадә Вахитова, Галимулла Шәрәфиев, Гөлнара Мәгъсумова, Әлфия Мөхәммәдиева, Гадения Фәйзрахманова, Венер Мәгъсумов, афәрин, шимбә көн гыйб- рәтле һәм күңелле тамаша уйнап, менә дигән ял бүләк иттеләр. Тамашачы рәхәтләнде көлеп. Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхинең спектакльдә үзе уйнавы, җырлавы тамашаны тагын да күтәреп җибәрде. “Сәхнәдә Фердинанд Фәтхи үзе”, – дип пышылдаштылар. Әнисе Сәяра ханым эшен дәвам итүче...
Коллектив тиздән Әтнәгә республиканың “Идел–Йорт” конкурс-фестиваленә барачак. Уңышлар телик үзләренә!
Румия Надршина