Ананың иң зур терәге

2019 елның 5 апреле, җомга

Ананың иң зур терәге

Апазда яшәүче Гөлчирә Закирова шушы көннәрдә 95 яшен тутырды. Бу уңайдан аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Юбилярны Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та тәбрикләде.

Гөлчирә апа үзенә карата мондый хөрмәтне күреп, сөенеченнән нишләргә белмәде, үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтен белдереп, теләкләр әйтә-әйтә дога кылды.

– Аллаһы Тәгалә йөргән юлларыгызны уң итсен, җаваплы эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, – диде ул.

Гөлчирә Закированың яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Ул чорда әле балалыктан чыгып та җитмәгән кыз колхозда авыр хезмәтләр башкарган, аннан 1946 елдан Яңа Кенәр май ясау заводының Апаз филиалында эшләгән, Шушмабаштагы сепаратор пунктын җитәкләгән. Лаеклы ялга да шуннан киткән.

– Бик яхшы эшләдем, Аллага шөкер. Макталып килдем, бүләкләргә дә лаек булдым, – ди Гөлчирә апа.

Иң зур бүләге Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ул 1974 елда лаек була.

Гөлчирә Закирова ялгызы улын үстерә. Улы да лаеклы ялда инде, ике баласы, дүрт оныгы бар. Рәис Закиров гомер буе җаваплы хезмәтләр башкарды, лаеклы ялга Апаз авыл җирлеге башлыгы булып эшләп чыкты. Шундый дәрәҗәле, хөрмәтле, абруйлы улы булуы белән чиксез горурланып яши ана. Хәзер әнә бердәнбер улы аның иң зур терәге.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International