Вакыт аз калып бара

2019 елның 5 апреле, җомга

Вакыт аз калып бара

Район башлыгы Илшат Нуриев 3 апрельдә “Кишет”, “Ашыт”, “Ташкичү”, “Ашытбаш” хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән танышты.

“Кишет” ширкәтендә механизаторлар тракторларны төзәтү белән мәшгульләр. Эш шартлары шәптән түгел, остаханәнең түбә калайлары купкан булган, шуннан кар, яңгыр үтеп утыра. Аяк асты пычрак, бина җылытылмый. “Туңсак җылы бүлмәгә йөгерәбез”, – диләр. Трактор ремонтының озакка сузылуын запас частьлар булмавы белән аңлаттылар. “Без көндез дә, төнлә дә эшләргә риза, – диләр тракторчылар. – Акчасын гына түләсеннәр, соңгы вакытта бик аз түлиләр”.

Тагылма коралларны Әтнәгә төзәтергә алып киткәннәр, алары әзер, дип әйтәләр.

“Ашыт” хуҗалыгында хәлләр күпкә әйбәт. Остаханәне ныклап төзекләндергәннәр иде, анда тәртип салып бетерәсе генә бар. Тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр төзәтелеп, әзерләп куелган, тракторларны да әзерләп бетереп киләләр.

“Ташкичү” ширкәтенең әзерлегенә район башлыгы әйбәт бәя бирде. Остаханәдә, территориядә тәртип, һәр нәрсә үз урынында. “Без күптән кырга чыгарга әзер инде”, – ди хуҗалыкның алдынгы механизаторы Айрат Шаһидуллин.

“Ашытбаш” хуҗалыгында да әзерлек эшләрен тизләтергә тырышалар. Механизаторлар белән тәэмин итүдә бераз кыенлыклар булган, аларын да хәл итеп киләләр.

Район башлыгы хуҗалыкларда механизаторлар, белгечләр, җитәкчеләр белән сөйләште, киңәшләрен бирде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин әйтүенчә, район хуҗалыкларында тагылма кораллар тулысынча әзер. 700 тракторның 670е төзек. “Казанка”, “Курса МТСы”, “Тукай” хуҗалыкларында тракторлар да тулысынча сафта. Соңгы ике хуҗалыкта техник караулар да уздырылган инде.

“Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Северный” ширкәтләрендә тракторларны төзәтү төгәлләнү алдында.

Район буенча чәчүлек җирләренең бер гектарына уртача 47,7 килограмм ашлама тупланган. Республика буенча бу күрсәткеч – 42,2 килограмм. “Кырлай” ширкәтендә – 85,4, “Курса

МТСы”нда – 73,1, “Игенче”дә 59 килограмм. Иң азы “Лотфуллин З.Р.” хуҗалыгында 8,3 килограмм гына.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International