Көрәш буенча Арча муниципаль районы Беренчелеге булып узды

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

2019 елның 6 апрелендә шимбә көнне Урта Курса төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында 2002 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында " Курса МТСы» ширкәте җитәкчесе Р. Г. Гыйлаҗетдинов призына Көрәш буенча Арча муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышлар "2019 елда үсеш һәм тынычлык хакына халыкара спорт көненә" багышланган иде.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, тиешле дәрәҗәдәге грамоталар һәм ярышлар иганәчесе Р. Г. Гыйләҗетдинов акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Җиңүче команда Кубок белән бүләкләнде. Шулай ук ярышларның «абсолют батыр» исеменә авырлык категорияләре чемпионнары арасында ярышлар да үткәрелде. Җиңүче булып Нурисламов Раниф (Урта Курса мәктәбе) танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International