7 апрель көнне Кукмарада 2007-2008 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышларда Минзәлә, Менделеевск, Кукмара, Теләче, Арча районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 10 команда катнашты. Арча районы составында тренерлар Сафин Р.И. һәм Гатауллин Н.Ш. җитәкчелегендәге Казанбаш, Кәче мәктәпләре укучылары чыгыш ясады. Арча командасы башта Кукмараның 2 командасын һәм Менделеевск командасын җиңеп үз группасыннан чыкты. Аннары ярымфинал һәм финал уеннарында барысын да җиңеп 1 нче урынга лаек булды.