Авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерелде

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Н.Л. Титов җитәкчелегендәге комиссия 9 апрель көнне Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Шулай ук комиссия эшендә  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының техник коралландыру бүлеге җитәкчесе Я.Г.Клетенков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М. Гатиятов, районның техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Г.Г. Касыймов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең райондагы бүлек җитәкчесе Р.Г. Мортазин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Чара барышында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә, механизаторларны куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж һәм медицина күзәтүе үткәрүгә аерым игътибар бирелде. Тулаем алганда, язгы кыр эшләренә хуҗалыкларның әзерлеге югары бәяләнде.

Сәфәр азагында Н.Л. Титов хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды, язгы чорда күләмле эшләр башкарырга туры киләчәген, барлык хуҗалыкларга дәүләт ярдәме булачагын ассызыклап узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International