Үзебезнең Арчабыз белән горурланам

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Үзебезнең Арчабыз белән горурланам

Һәр ел апрель ае Кәрим Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылган очрашу белән башланып китә. Бу матур чарага туган авылларыннан китеп читтә яшәүче якташлар килә. Казанга гына китеп атна, һич югында ай саен туган йортларына, әти-әниләре янына кайтып торсалар да, мондый очрашулар ничектер күңелләренә якын буладыр, күрәсең. Иң кызыгы, бу көнне биредә арчалар күп була. Бер ел калдырмый килүче шундый берничә парны беләм.

– Без Казанга театр, концертларга еш йөрибез. Ничек инде якташлар очрашуын калдырып була, – диләр алар.

Якташлар очрашуы ничә еллардан бирле үткәрелеп килә. Кайбер районнар аны оештыруны кирәк тә тапмый, икенчеләре күптән инде нокта куйган, ә менә Арча районы матур традициягә әверелдерде. Безнең якның кыю, эшчән халкы, күренекле шәхесләре халкыбыз тарихында онытылмас эз калдырып яши белә. Талантлы фән, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, талантлы яшьләр халкыбызның рухи, матди байлыгын булдыручы фидакарьләр җыела анда. Үзешчәннәр белән бергә үзебезнең районнан чык-кан танылган җырчылар да сәхнәгә чыга.

Очрашуны “Арча гимны” белән “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле башлап җибәрде. Очрашуга килгән якташларыбызны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде, киләчәктә дә шулай очрашып, аралашып яшәргә чакырды.

– Мондый очрашулар телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне сакларга да ярдәм итә, – диде Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы рәисе Фәнис Мөсәгыйтов.

Россиядә Театр елы уңаеннан бу юлы очрашуны башка еллардан аермалы буларак театральләштереп эшләгәннәр иде.

– Мине таныгансыздыр инде. Мин Вәли. Якташыбыз, Сикертән авылы кешесе Галиәсгар Камалның “Беренче театры” спектаклендәге Вәли. Быел Г.Камалның тууына 140 ел тулса, “Беренче театр” беренче тапкыр уйналганга 111 ел булды, – диде әлеге образны иҗат итүче “Җидегән чишмә” Арча халык театры үзешчән артисты Динар Бариев.

Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, артист, режиссер Азат Зарипов бәйрәм сценариен менә шушы “Беренче театр” пьесасына нигезләнеп язган. Кыс- касы, ул көнне сәхнәдә концерт кына булмады, спектакль дә куелды. “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары Харис Сафин (Хәмзә бай), Резеда Галиуллина (Гафифә), Динә Бәйрәмова (Биби), Гөлсинә Зәкиева (Факиһә), Динар Бариев (Вәли), Хәбибрахман ролендә Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Яңа Кенәр егете Раушан Хәйруллин уйнадылар да, алып баручылар роленә кереп китеп, чыгыш ясаучыларны да тәкъдим иттеләр.

Якташ артистларыбыз арасында Татарстан Республикасының халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов белән Гөлзада Сафиуллина да бар иде. Алар һәр ел якташлар очрашуында төп урыннарның берсен алып, аның йөзек кашы булып торалар. Гөлзада ханым әлегә кадәр бәйрәмне оештыручыларның берсе дә иде.

– Туган төбәгебез Арча ягы – безнең горурлыгыбыз. Милләтебезне саклау, телебезне үстерү буенча бик зур эш алып барыла бу якта. Якташлар очрашуы шуның бер мизгеле генә. Шуның өчен минем район җитәкчеләренә олы рәхмәтемне белдерәсем килә, – диде Гөлзада ханым һәм рәхмәт сүзләренә өстәп яраткан җырын да бүләк итте.

Шулай ук якташлар алдында Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Нурзадә, Вәис Бәйрәмов, Рәфинә Ганиуллина, Ранил Гарипов, Динара Шәйдуллина, Фәрит Низамиев, Алмаз Нуруллин, Лилия Хәмитова, Алмаз Рәхимов катнаш-

ты. Үзебезнең үзешчәннәребез дә кимен куймады. Арча педагогика көллиятеннән “Талисман” бию коллективы, “Мизгел” вокаль триосы, яшь җырчыбыз Илзирә Сираҗиева, “Ләйсән” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Зилә Шәйхетдинова), “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Флорид Гасыймов), Дамир Гасыймов, Дамир Шәйхиев, Зәлия Гайфуллина, Сөмбел Заһидуллина, Расих Галимҗанов чыгышлары да алкышларга күмелде.

Ул көнне сәхнә генә түгел, театр фойесы да гөрләп торды. Арчаларга гына хас кунакчыллык белән тамашачыларны чәкчәкләр белән каршы алдылар. Татар моңы, көйләре, җырлары яңгырады, шуңа кушылып рәхәтләнеп биеделәр. Очрашуга килүчеләргә әнә шулай ишектән керү белән бәйрәм рухы бүләк иттеләр.

Икенче катта күргәзмәләр оештырылган иде. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр сис- темасы, “Казан арты” тарих-этнография музее, Арча сәнгать мәктәбе оештырган күргәзмәләр кунакларда зур кызыксыну уятты. Арча балалар сәнгать мәктәбенең Альберт Гайнетдинов җитәкчелегендәге халык уен кораллары, “Ләйсән” халык вокаль ансамбле фойены җырга-моңга күмде, шигырь яратучылар, Тукай иҗаты белән кызыксынучылар өчен китапханәчеләребез “Без Тукайны укыйбыз” дигән әдәби марафон оештырды. Биергә яратучыларны да тик тотмадылар, аяклары талганчы биеттеләр.

Тәнәфес вакытында да фойе, җыр, биюләр белән шау итеп торды. Арчалар әнә шулай якташлары- бызның күңелен күрде.

– Якташлар белән очрашуны бер ел да калдыр- ган юк. Казанның ике почмагында торган сыйныфташлар белән дә елга бер шушында очрашабыз, – дип эч серен чиште Гадения апа.

– Атна саен диярлек авылга әни янына кайтам. Авылдашларым белән очрашып торам. Шулай да бу бәйрәмгә ел да бик теләп киләм. Күңелдә: “Бу безнекеләр бит!” – дигән горурлык хисе уяна, – диде Роза ханым. – Үзебезнең Арчабыз белән дә, үзешчәннәребез, безнең төбәктән чыккан танылган шәхесләр белән дә горурланам.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International