Даими комиссияләрдә
5 апрельдә Арча район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы һәм тирә-якны саклау; бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.
Утырышта әлеге комиссияләрнең еллык эш планы кабул ителде. Арча муниципаль районы башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы мөдире Илфат Рәхимов, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов районда санитар-экологик икеайлык барышында башкарылачак эшләр турында сөйләделәр. Бу тема буенча фикер алышулар барышында авыл җирлекләрендә чүп җыюны оештыру проблемалары, аңа түләүне тәртипкә салу мәсьәләләре дә күтәрелде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров үз чыгышында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүдәге үзгәрешләр белән таныштырды. Хәзерге норматив таләп-ләре буенча мәктәптә укучы бала сыйфатлы ризык белән тукланырга тиеш. Әлеге таләпне үтәү өчен ата-аналардан җыела торган взносны бераз арттырырга туры киләчәк. Ә ятим һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен район бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирү карала.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов төрле өлкәләрдә бирелә торган грантларга катнашу тәртибе турында аңлаттылар.