Белем күтәрделәр

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Белем күтәрделәр

“Казан арты” тарих-этнография музее залында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының зона семинары булды.

Аны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата каршындагы Җәмәгать контроле үзәге оештырды. Семинарны үзәк җитәкчесе Артур Мустаев алып барды. Семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде һәм семинар эшендә уңышлар теләде. Анда Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә, Питрәч, Саба районнары Иҗтимагый советларының рәисләре һәм әгъзалары, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча төзелгән комиссия рәисләре, әлеге мәсьәлә буенча район башлыклары ярдәмчеләре катнашты. Семинарда катнашучылар җәмәгать контроле буенча белемнәрен күтәрделәр. Чыгышлар кызыклы иде. Соңыннан тыңлаучыларга сертификатлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International