Үзе кечкенә генә, ә зыяны...

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Үзе кечкенә генә, ә зыяны...

Татарстанда, шул исәптән безнең Арча районында да 1 апрельдән санитар-экология икеайлыгы башланды. Икеайлык кысаларында республикада “Экояз – 2019” конкурсы бара. Бүген без бик тә әһәмиятле тема – кулланылган батареяларны җыю акциясе турында сөйләшербез. Ул “Экояз – 2019” конкурсында аерым тема булып тора. Җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсендә эшләүче 1 категорияле белгеч Фирдәүсә Латыш:

– Районда кулланган батареяларны җыю узган елдан башланды, – дип сөйләде. – Без аны министрлык белән бергә Чиләбедәге калдыкларны эшкәртү заводына тапшырабыз. Акциягә балалар бакчалары, мәктәпләр, Арчаның педагогика көллияте кушылды. Батареяларны теләсә кая ташларга ярамый. Аның зыяны бик зур. Бер кечкенә генә батарея 20 квадрат метр җиргә зыян китерә. Арчада кулланылган батареяларны безгә – экология бинасына китерергә була. Беренче катта махсус савытлар куелган. Казанда алар зур кибетләрдә бар. Районда батарея җыю савытлары мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә дә тора.

Кечкенә генә батарея зыянын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Кулланганнан соң алар чүп чиләгенә оча. Аннан – контейнерларга һәм... чүплеккә. Батарея чүплектә таркала башлый. Ә бит аларның һәркайсында диярлек урна сызылган билге бар. Батареяда организм өчен зыянлы терекөмеш, аккургаш, кара кургаш, никель, кадмий кебек матдәләр бар. Аккургаш бәвел-җенес системасына, сөяк-ләр һәм нервларга зыян китерә. Кадмий үпкәне, бөерләрне эштән чыгара. Ә терекөмешнең барлык органнарга да начар тәэсире бар. Ул сулыш алу, ашкайнату системаларын, бөер һәм нерв системасын зыянлый.

Үзебез дә аңлы булыйк. Батареяларны теләсә кая ташламыйча районның экология идарәсенә тапшырырга кирәк. Арчаның үзәк китапханәсе фойесында да махсус савыт тора.

Искә төшерик: быел февральдә Сочида Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Дюрассел Раша” җәмгыяте генераль директоры Юрий Коротаев батареяларны җыю һәм утильләштерү системасын үстерү турындагы килешүгә кул куйдылар. “Дюрассел” мәгариф учреждениеләрендә батареялар җыюны үз өстенә алырга планлаштыра. Алар мәктәпләрне герметик каплар белән тәэмин итәчәк. Ул каплар экология идарәсенә кайткан, алар аны мәктәпләргә өләшә. Батареяларны җыю пунктлары мәгариф учреждениеләренә, кибетләргә, сәүдә үзәкләренә, офис-административ биналарга, күп фатирлы йортларга куелачак.

Узган ел республикада 11 тоннадан артык батарея җыеп утильләштерелгән. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, нинди зур саннар килеп чыга.

Күптән түгел Арчаның педагогика көллиятендә батареяларны җыю буенча файдалы чара булды. Биология укытучысы Зөһрә Вәгыйзовна: “Батареяларны, пластик шешәләрне чүплеккә ташлау мәсьәләсе мине бик борчый, – дип сөйләде. – Аларны аерым җыюны кичекмәстән оештырырга кирәк”.

...Арчаның үзәк китапханәсендә “Батареяны тапшыр – керпенең тормышын саклап кал” дигән экологик акция бара. Акциядә актив катнашучылар бүләк алачак. Катнашабызмы? Катнашабыз!

...1992 елда Төркиягә бардым. Ул вакытта ук инде анда прессланган пластик шешәләрне, йөк машиналарына төяп, эшкәртү заводына алып бара иделәр. Ә бездә? Татарстанда батареяларны җыю буенча эшнең башлануы куандыра. Күптән кирәк иде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International