Сынатырлык булмасын

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Сынатырлык булмасын

Быелгы язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә “Яңарыш” хуҗалыгы базасында үтте. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, авыл хуҗалыгына кагылышлы булган хезмәтләр вәкилләре, хуҗалыкларның баш агрономнары, баш инженерлары катнашты.

Иске Чүриледәге машина-трактор паркы каршындагы юл буена тезеп куелган техниканы, махсус киемнәр кигән механизаторларны күргәч: “Никадәр көч бар хуҗалыкта!” – диештек.

– Биредә 65 трактор куелган, фермаларда эшли торганнары гына юк монда, – диде хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Тырмада 12 агрегат эшләячәк, тырмалар күп кирәк безгә, яңа ике агрегат алдык. Көздән бар җирләр сукалап калдырылган иде, тиз арада тырмалап дым каплатырга кирәк булачак.

Тракторларны матурлык өчен тезеп куймаганнар, алар бар да буялган, каралган. “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов аларга техник карау үткәрде, эшләтеп, фараларның, борылыш утларының, тормозларның төзеклеген тикшерде. Элек ул ГАИ бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән кеше, бик таләпчән, әмма булдырам дип йөргән кешегә ярдәм итәм дип тора, киңәшләрен бирә.

Кайберәүләр техник карау ни өчен кирәк соң ул, дип әйтмәкче. Ни өченме? Кешенең сәламәтлеген, гомерен саклау өчен кирәк. Басуда эшләгәндә олы юллардан да йөрергә туры килә. Арба артларына ут кайтаргычлар куелмаган трактор караңгыда юлдан бара, ди. Арттан килгән машина аны күрмичә арбага килеп керергә, кешеләр үлеменә китерергә мөмкин. Андый хәлләр булып тора, тракторчы да, аны эшкә чыгарган җитәкче дә җавапка тартылачак, иректән мәхрүм итүгә кадәр җаваплылык каралган.

Хуҗалыкның менә дигән хезмәтне саклау кабинетында да бу турыда сөйләшү дәвам итте. Хезмәтне саклау инженеры Гөлнара Ситдыйкова әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелүе, укулар, инструктажлар үткәрелүе, эшчеләрнең махсус киемнәр белән тәэмин ителүе турында сөйләде.

Эш шартлары дигәннән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин әйтүенчә, 21 машина-трактор паркының 11е генә җылытыла. Монысы да кеше сәламәтлеге өчен мөһим бит.

Габделхак Касыймов районда техник карау үткәрүгә игътибар җитмәвен искәртте. Бездә бу күрсәткеч узган ел 38 процент кына тәшкил иткән. Республикада арттан икенче урынны алып торабыз. Бу күпмедер дәрәҗәдә яңа оешкан хуҗалыкларның техниканы кабат теркәү үткәреп өлгермәве белән дә аңлатыла.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Раил Шакирҗанов югары уңыш алу юлларын аңлатты. Дөрес чәчү әйләнеше булдыру гына да гектардан 5–8 центнер өстәмә уңыш бирә. Сидератлар ашламаны аз керткәндә дә тотрыклы уңыш алу чыганагы.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов сортларның әһәмияте, үсемлекләрне саклау чаралары турында җентекләп аңлаттылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов семинар-киңәшмәгә йомгак ясады, калган вакыт эчендә кырга чык-кач сынатмаслык итеп әзерләнергә кирәклеген искәртте.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International