ТАССР төзелүнең 100 - еллыгына багышланган мәдәни чара

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

"Киләчәккә юл салганда, Татарстан үзенең тарихын онытмый. Аның төп бурычларының берсе 1920 елда ТАССР төзелү белән бәйле. Бу вакыйга аның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешендә бик мөһим роль уйнады».

          ТАССР төзелүнең 100 - еллыгына багышланган «Татарстан гасыры» халык белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениясендә «Татармультфильм» берләшмәсе мәдәни чарасы үткәрде. Башта балаларга ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган фильм күрсәттеләр, патриотизм һәм дәүләтчелек дәресе үткәрделәр, анимация һәм иллюстрацияләр буенча мастер-класс оештырдылар. Рәссам-аниматорлар җитәкчелегендә укучылар рәсемнәр ясадылар.

"Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" һәм «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» укучылары ясаган иң яхшы рәсемнәре «Татарстан гасыры-3»милли анимацион фильмына керәчәк.

          Очрашу истәлеге итеп, балаларга «Мин — «Татарстан гасыры-3» мультфильмын иҗат итүче дигән күңелле кыстыргычларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International