“Кәрим коесы” китапханәдә көтә

2019 елның 12 апреле, җомга

“Кәрим коесы” китапханәдә көтә

Арчаның Үзәк китапханәсенең уку залы бу юлы үзенчәлекле кичәгә җыйды: райондашыбыз “к” хәрефеннән генә башланган сүзләрдән торган китабын тәкъдир итте.

Хәйдәр Зәйнуллинның әлеге әсәреннән өзекләр республикада нәшер ителүче кайбер матбугат чаралары сайтында да басылды. Ул чакта “Кәрим коесы” әсәренең яртысы гына булган. Ике ел дәвамында авторлар аны тулыландырып, яңа сулыш өреп, китап итеп бастырып чыгаруга иреште.

Китапның авторлары икәү: кызлы-әтиле Чәчкә һәм Хәйдәр Зәйнуллиннар. Арча станциясендә яшиләр. Район газетасында исемнәре әледән-әле күренеп тора, укучыларга таныш үзләре. Чәчкәне каләм чарлаучы буларак белсәләр, Хәйдәр спортның, аеруча шашка, чаңгы ярышларының үзәгендә кайный.

Хәйдәр Зәйнуллинның китап язуын белгәч, кайберәүләр гаҗәп-

ләнеп куйса, аны яшьтән белгәннәр тиеш сыман кабул иткәндер. Чөнки, очрашуда чыгыш ясаган сыйныфташлары¸ балачак дуслары, яшь чакта мәктәптә бергә эшләгән хезмәттәшләре аның хыялый, бай күңелле, дөньяның матурлыгын үзенчә күңел күзе белән күрергә сәләтле икәнлеген әйтә. Шулай да, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлаган, хезмәт юлын шул фәннәрне укытудан башлаган егетнең әдәбиятка тартылуы – 40 ел гомерен башлангыч сыйныфлар укытуга багышлаган әнисе Гөлфия апаның тырышлыгы нәтиҗәседер. Пөшәңгәрдә яшәүче Гөлфия апа улының шатлыгын уртаклашып китап тәкъдир итү кичәсенә дә килгән иде. “Китап язуы хакында әйткәне дә булмады, алып кайтып күрсәткәч кенә белдек”, – ди ул.

“Кәрим коесы” әсәре Казанда узган VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңү яулаган. Әлеге конкурсның йомгаклау этабына Хәйдәр бара алмый кала, Чәчкә укытучысы Фәрдия Нәбиуллина белән бергәләп Арча данын яклап кайта. Әсәрнең языла башлау тарихында да Фәрдия Хәмит кызының “гаебе” бар. Бервакыт ул өй эше итеп укучыларына алфавиттагы бертөрле генә хәрефтән башланган сүзләрдән торган җөмләләр язып килергә куша. Әти белән кыз ул кичне “к” хәрефеннән торган сүзләргә багышлап, ике биткә якын хикәя тудыралар. Зәйнуллиннарның сәләтен таныту насыйп булгангадыр, ике ай чамасы узгач, Хәйдәр абый күңелендә әлеге хикәяне тагын арттыру теләге уяна. 7000нән артык сүздән торган хикәя язу өчен берничә айлап кына вакыт китә. Ә конкурста җиңү яулау алар күңеленә илһамны тагын да күбрәк сала һәм кыска вакыт эчендә 10000нән артык сүздән торган сюжетлар туып, китап булып бөреләнеп җитә. “Әсәрдә геройлар, авыллар уйлап табылган, – дип сөйли автор. – Тик сюжеты тормышчан вакыйгаларга нигезләнгән. Киләчәктә тагын яңа әсәрләр язарга хыяллар бар”. Хәйдәр абый кебек берьюлы өч китап язучы кешедән әллә нинди әсәрләр туар әле. Бүгенге көндә, чыннан да өч төрле китап язу белән мәшгуль икән ул: әдәби әсәр, шашка буенча махсус эшләнмәләр һәм халык җырларын барлау.

Язуга килгәндә, алар гаиләләре белән иҗат кешеләре: гаилә учагының җылысын саклап яшәүче Раушания ханым балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, күңеленең мөлдерәп тулган мәлләрендә хисләрен шигъри юлларга сала. Кызлары Ландыш белән Чәчкә прозага өстенлек бирә.

Хәйдәр Зәйнуллин 2012 елдан Кәче мәктәбендә физкультура укыта. “Кешелекле, гади, ярдәмчел, киң күңелле, таләпчән укытучы”, – дип мактый аны хезмәттәшләре. Каләмдәшләре исә әлеге китапны “Гиннес рекордлары”на тәкъдим итәргә кирәк дигән киңәшен җиткерде.

Ә Хәйдәр абыйның китапны бас- тыруда ярдәм иткән, тәкъдир итү кичәсен оештырган, аңа изге теләктә булган һәркемгә рәхмәте чиксез. “Мондый китап язасыгыз килсә, төнге 11дән 2нче яртыга кадәр утырыгыз”, – дип киңәш итә ул иҗаты белән кызыксынучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International