Арча үзәгендә быел да эш дәвам итә
2018 ел Татарстан кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча иң яхшы Бөтенроссия проектлар конкурсында 14 грант отты. Безнең район да конкурста “Кечкенә шәһәрләр” номинациясендә катнашты, әмма грант ота алмасак та, финалга үттек һәм экспертлар тарафыннан безнең проект уңышлы дип бәяләнде. Президент Рөстәм Миңнеханов конкурста катнашучыларга да проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирергә кушты.
Узган ел Арча шәһәре үзәген матурлау һәм уңайлы итү максатыннан төзелеш эшләре башланды. “Арчада Совет мәйданын һәм Зур урамын уңайлы итү” проектының беренче өлеше старт алды.
– Эшне башлар алдыннан, халык фикерен тыңлап, “Архитектура десанты” эскиз карарлары нигезендә проект документлары эшләнде, – дип сөйләде район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. – Заказчы – “Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” дәүләт учреждениесе. Эшне “Эталон” җәмгыяте төзүчеләре башкара.
Совет мәйданында үзгәртеп кору, төзелеш эшләре күз алдында башкарылды һәм башкарыла. Кибетләр каршындагы бакча тулысынча үзгәртелде. Тротуарга, кеше йөри торган мәйданга өр-яңадан брусчаткалар җәелде, һәйкәлләр яңартылды, яктылык үзгәртелде, коймалар тотылды... Кибетләр алдындагы агачлык тәмам матурланды, хәтта сәхнәләргә кадәр урнаштырылды. Йөрер, ял итәр өчен дә урыннар иркен, уңай булырга тиеш шул. Ә иң мөһиме – агачларга, бакчага зыян килмәде.
– Аның максаты да шунда: табигать хозурлыкларын мөмкин кадәр күбрәк саклап калып, кеше өчен матур, җайлы мохиттә иркенләп йөрер, ял итәр өчен уңайлыклар тудыру, – ди Рөстәм Хәбибуллин.
Төп идеясе дә шәп – шәһәр... кеше өчен! Чыннан да шулай икән ул, безнең күбрәк урамда буласыбыз килә икән, димәк, безнең шәһәр матур, уңайлы, әйбәт.
Шәһәребезне матурлау, тагын да уңайлы итү эшләре быел да дәвам итә. Үзгәртү эшләре Совет мәйданын тулысы белән камап алачак. Зур урамы Совет мәйданыннан ике яктан да район суды бинасына кадәр һәм сул яктан тыкрыкка кадәр үзгәрәчәк. Нинди эшләр башкарылачак соң? Без Рөстәм Хәбибуллиннан шул турыда сорадык.
– Шәһәрнең үзәк мәйданында матур утлар белән эшли торган фонтан, ял итәр өчен күләгәле урыннар, галька-эскәмияләр, яшеллек булачак, – дип сөйләде ул. – Район Мәдәният йорты белән янәшә ачык һавада кинотеатр булачак. Амфитеатр халыкны үзенә тартып торачак. Мәйданның брусчаткасы алмаштырылачак. Ул төрле кызыклы компоновкалар белән җәеләчәк. Матур яктырткычлар, су агу урыннары белән җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юллар эшләнәчәк. Бәдрәф тә булачак. Кыс- касы, шәһәр үзәге уңайлы ял итү, бер-берең белән аралашу урынына әйләнәчәк.
Проект алдагы елларда да тормышка ашырылачак. Ул Арчаның 5нче гимназиясен үтеп, Казан–Малмыж юл чатына кадәр (Күпербашка борылу юлы) дәвам итәчәк. Ул өч тармактан тора: Совет мәйданы, ял итү һәм йөрү зонасы.
...Архитектура проектын карасаң, матур үзгәрешләргә исең китә. Ай-һай, тормышка ашармы икән ул дигән шик тә туарга мөмкин хәтта. Казансу буйлары ничек матур итеп төзекләндерелде, Совет мәйданында узган ел эш башланды. Башкарылган эшләр күз алдында. Төзүчеләргә әйбәт, сыйфатлы итеп эшләргә, ә безгә эшләгәнне саклап тотарга инде. Һәм шәһәрнең рәхәтен күрергә!
Румия Надршина