“Яшерен хыялым иде”
Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырган “Татар кызы” проекты популярлашып китте һәм ел да үткәрелеп килә торган матур чарага әверелде. Шушы көннәрдә Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2019” бәйгесенең зона этабы булды. Анда Арча, Питрәч, Теләче, Кукмара, Яшел Үзән, Лаеш, Апас, Әтнә районнарыннан килгән сигез гүзәл катнашты. Безнең районнан татар гүзәле исемен яулау өчен Арча район балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлназ Шакирҗанова көч сынашты һәм уңышлы чыгыш ясап, ярымфиналга үтте. Гөлназны уңышы белән котлап берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Гөлназ, ничек бу бәйгедә катнашыр-
га булдыгыз?
– Мин кечкенәдән иҗатка, әдәбият, сәнгатькә гашыйк. Китап күп укый идем. Сәнгать мәктәбенә биергә өйрәнергә йөрдем. Белемем буенча икътисадчы мин. Җәен китапханәдә эшләп алыйм, дип килгән идем, шунда калдым да. Өч ел була инде. Хезмәтемне яратам. Балалар белән эшләү дә бик ошый. Киләчәктә махсус белем алу да планымда бар. Ә бәйгегә килгәндә... кечкенәдән күңелемдә матур бер бәйгедә катнашырга дигән яшерен хыялым бар иде. “Татар кызы” бик матур бәйге. Тәкъдим иткәч, бик теләп риза булдым. Үземне сынап карыйсым килде. Әби белән дә яшәгәч, мин өйдә татарча гына сөйләшеп, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен белеп үстем.
– Ярышта нинди биремнәр иде? Сезнең өчен бик авыр булдымы?
– Башта үземне тәкъдим иттем. Кул эшләремне күрсәттем. Мин скрап- букинг белән шөгыльләнәм. Ягъни чәчкә куярга ободоклар, брошкалар чигәм, шкатулкалар, тартмалар, рәсем ясыйм. Ашарга пешерергә бик яратам. Үзебезнең милли ризыкларны да, башка милләт ашларын да. Ә икенче бирем буенча иҗат эше иде. Монда инде сәләтеңне күрсәтергә кирәк. Биедем. Аида Ондрина җитәкләгән “Аллегро” бию коллективы миңа ярдәмгә килде. Шулай ук Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек күрсәттем. Йөзембикә белән Әлмәндәр сөйләшкән урынны. Яшь Әлмәндәрне Илшат Гыйниятуллин башкарды. Китапханә, Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләнүдә булышты. Хезмәттәшләремнең минем өчен җан атып утыруы да зур ярдәм булды. Миңа булышкан барлык кешегә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.
– Ярымфиналда нинди сынаулар булыр икән, белмисезме?
– Гадәттә ул җәй көне була. Узган ел камыр басып токмач кискәннәр, калфак чиккәннәр, сорауларга җавап- лар биргәннәр һәм иҗади бәйге дә булган. Минем өчен авыр әйберләр түгел. Әмма көндәшләрем дә көчле булачак бит. Тырышырга кирәк.
– Сезгә уңышлар, ярымфиналда да җиңеп кайтып, җанатарларыгызны сөендерүегезне телибез.
Гөлсинә Зәкиева