Дәрес – укытучының иҗаты
Узган атнада Арча үзәк мәчетендә мөгаллимәләр бәйгесе булды. Анда барлыгы унбер мөгаллимә катнашты. Дөресрәге, барлык мөгаллимәләр алдында ачык дәрес бирде, үз эшчәнлеге белән таныштырды.
– Дәрес – ул безнең эшчәнлекнең төп нигезе. Укытучының иҗаты. Ул режиссер ролендә – сценарий төзи. Дәресне биргәндә аның эчтәлегенә, этапларына, төрле алымнарына, яңа технологияләр, техник чаралар куллануга һәм башкаларга игътибар итәргә кирәк. Бу бәйгедә дә аларның барысы да исәпкә алыначак, – диде районның мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая ханым Фәтхуллина.
Бәйгедә катнашучылар Коръән Кәрим белән бәйле булган гарәп хәрефләре, тәҗвид, тәфсир, сира, әхлак фәне буенча төрле яшьтәге шәкертләр өчен ачык дәрес бирделәр. Һәр чыгышны игътибар һәм зур кызыксыну белән тыңлап, хәйран калып утырдым. Болар дәрес кенә түгел, үзенә бер иҗади чара. Һәрберсендә күпме мәгълүмат. Техник чаралар куллану аларны тагын да тулыландырып җибәрә. Аңлату сыйфаты, үтемлелеге белән күңелләрне биләп ала.
Арчадан Зәбидә Шакирова дәреснең беренче мизгеленнән үк кыска гына, әмма кызыклы хикәясе белән игътибарны җәлеп итте. Кәрҗин белән су ташыган малай турындагы хикәядән башлап китте ул дәресне. Соңыннан нәтиҗә ясады: “Кәрҗиндә су тормый, әмма ул чистара. Дин сабагы, Коръән дә шулай безнең күңелләрне чистарта”, – диде.
Яңа Кырлайдан Зәйтүнә Гарипова дәресе бөтен мөгаллимәләрне җанландырып җибәрде. Бирелгән вакыттан бераз чыкса да, берәү дә аны сизмәде, йотлыгып тыңлады.
– Баланы җәлеп итәргә кирәк. Өй саен йөреп бала чакыру эш түгел. Теләп, кызыксынып үзе киләм дип торсын. Дәресне викторина итеп тә үткәрергә була. Төрле сораулар, уеннар, кичәләр оештырырга мөмкин, – диде ул.
Бәйгедә Зәйтүнә абыстай Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме буенча дәрестән өзек тәкъдим итте.
– Төркемнәргә бүлеп укытам. Алай нәтиҗәлерәк. Бервакыт мәктәпләрдә Сингапур методы белән укыта башладылар. Карарга төштем. Без аны күптән кулланабыз икән, дигән фикергә килдем, – диде ул. – Мин кроссвордлар да чиштерәм, хәтер диктантлары да яздырам, техник чараларга да мөрәҗәгать итәм. Дәресләрнең төрле формаларын кулланам. Нәтиҗәсен дә күрәм.
Бу көнне дә ул мөгаллимәләрне шәкертләр итеп үз эш алымнарын күрсәтте.
– Мин бернинди техник чаралардан да файдаланмыйм. Мөмкинлекләр юк. Һәр дәресне рәхмәт сүзе белән башлыйм. Ял көне башкалар ял иткәндә вакытларын табып дин дәресләре үзләштерергә йөргәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Аллаһы Тәгалә бер, аңа чын күңелдән ышаныгыз. Яратыгыз, таяныгыз, дип өйрәтәм. Ә татар телен мәктәптә, һич югында өйдә өйрәнсеннәр, – диде Өчиле зонасыннан Гөлнара Әхмәтова. – Бүгенге бәйге, тәҗрибәле мөгаллимәләр күрсәткән ачык дәресләр минем өчен чын мәгънәсендә тәҗрибә ур- таклашу булды. Сездән үрнәк алырлык күп әйбер бар.
Һәр дәресне дә шулай тәфсилләп язып бетереп булмый. Чыннан да, аларның һәрберсе үзенчә бай эчтәлекле һәм кызыклы. Жюри әгъзаларына иң яхшыларын сайлап алырга кыен да булгандыр. “Беренче урынны билгеләү өчен хәтта мөгаллимәләргә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде”, – диде соңыннан Рая Фәтхуллина.
Беренче урынны лаеклы төстә Зәйтүнә Гарипова яулады. Зәбидә Шакирова –икенче, Гөлшат Гыйниятуллина өченче булды. Калган бәйгедә катнашучылар да уңай яктан гына билгеләп үтелде. Берсе дә бүләксез калмады. Ничә еллардан бирле мәчеттә генә түгел, район күләмендәге дини бәйрәмнәрне дә оештырып килгән, матур итеп алып барган Рая Фәтхуллинага да мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин бүләк тапшырды. “Беренче тапкыр Рая апа бүләк ала”, – дип сөенештеләр мөгаллимәләр. Рая апа бермәл хәтта югалып калгандай булды. Хезмәтеңне күрә һәм бәяли белсәләр, ничек күңел булмасын.
Гөлсинә Зәкиева