Арча турында мультфильм чыгачак

2019 елның 12 апреле, җомга

Арча турында мультфильм чыгачак

Арчаның 1нче һәм 3нче мәктәп укучыларының туган җиребезне сурәтләгән рәсемнәре киләчәктә Арча районының тарихын, бүгенгесен чагылдырган мультфильмда урын алырга мөмкин.

10 апрель көнне “Татармультфильм” вәкилләре Арчаның 3нче мәктәбендә укучылар белән очрашты. Бирегә 1–9 сыйныфларда укучы рәсем ясау осталыгына ия булган укучылар җыелган иде. Республикабыз 2020 елда Татарстанның төзелүенә 100 ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнә. Әлеге дата уңаеннан “Татармультфильм” үзенә республика районнары турында мультфильмнар төшерү бурычын алган. Ул сюжетлар Татарстан турындагы фильмның бүлекләре булачак.

Мультфильмнар бик кызык әзерләнә икән: фильмга туры килә торган рәсемнәр сайлап алынганнан соң, аның кирәкле өлешләре

компьютер программасы ярдәмендә кисеп алына һәм кадрларга туплана. Балалар мульт- фильмнарны төшерүне чагылдырган фильм да карады, беррәттән, үз эшләрен дә күрделәр: узган ел Яңа Кырлайдагы Кыш бабай турындагы мини-мультфильм өчен районның яшь талантлары сурәтләр ясаган булган, шул рәсемнәр ярдәмендә мультфильм туган. Димәк, район мәгариф идарәсе тырышлыгы белән оештырылган чара районда яңалык түгел.

Әлеге очрашу чарасы берничә мөһимлекне үз эченә ала: бердән, патриотлык хисе, туган җиргә мәхәббәт тәрбия-

ләсә, шул ук вакытта, Ватаныбызның тарихын өйрәтә, балаларны яңалыклар белән кызыксындырып, сәләтен үстерергә һәм киләчәккә һөнәр сайларга да ярдәм итәргә мөмкин. Быел иң яхшы дип табылган рәсем иясе Казанга чакырылып бүләкләнәчәк.

Рәсем конкурсына килгәндә, анда районыбызның рәсем ясау сәләтенә ия балалары һәммәсе катнаша ала. Аның өчен район турында, аның үткәнен, бүгенгесен чагылдырган рәсемнәрне, шигырьләрне konkurs@вектатарстана.рф электрон адресына җибәрергә кирәк. Бәхетеңне сынап кара, яшь дустым! Бәлки синең рәсемең иң яхшылар рәтенә кереп, мультфильмда урын алыр һәм яшь буынга туган җирне күреп өйрәнү өчен ул бер ярдәмлек булыр. Мультфильмнарны www.стреланаследия.рф, www.tatarcartoon.ru яки www.balarf.ru сайтына кереп карарга мөмкин.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International