Алар өчен кыш та, җәй дә бер
“Арча КСМы” ширкәте төзүчеләренең могҗизалар тудырырга сәләтле булулары турында язган бар инде. Иске Чүриле авылына баргач моның шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым.
Иске Чүриле мәдәният йорты янында “Арча КСМы” ширкәте директоры урынбасары Азат Җәләлетдинов каршы алды. “Бу бинаны таныйсыңмы? – диде ул елмаеп. – Өч ай элек кенә монда башка бина иде”.
Районда иң салкын дип саналган мәдәният йорты турында сүз бара. “Концертларны бүрек колакчынын бәйләп карыйбыз”, – дип безгә дә хатлар язалар иде. Дәүләтнең әйбәт яклары күп аның, менә Иске Чүриле халкының да зарын ишеткәннәр бит.
– Без быел 9 гыйнварда эшкә керештек, – дип сөйләде Азат Җәләлетдинов. – 18–20 кеше эшләде. Түбәне сүтеп аттык, аны өр-яңадан яптык. Җил уйнап торган тәрәзәләрне алдык, кайсыларын кечерәйттек, яңаларын куйдык. Атна саен район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин планлаштыру үткәрде, Казандагы куратор ике атнага бер кайтып торды.
Идәннәр, түшәмнәр, ишекләр бар да яңартылган, яңа сәхнә эшләнгән. Авыл җирлеге, участок инспекторы, китапханә дә урнашачак биредә, аларның эш урыннары әзер инде. “Менә монысы биюләр залы, тегесе тамаша залы, – дип таныштырды А.Җәләлетдинов. – Өч бәдрәф кенә бар, элек бар да урамда булган. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым керү юлы, бәдрәф бар. Нинди таләп куелган – барысын да үтәдек.
Янгын сүндерүчеләр эш башлаганчы ук таләпләрне аңлатып киткәннәр. Янгын гидранты элек тә куелган булган, аны йолкып алганнар, эшләмәгән, хәзер эшләячәк, явыз бәндәләргә дә көн бетә – 7 урынга видеокамера куела.
– Бар эшчеләр дә үзебезнекеләр, – ди Азат Җәләлетдинов һәм мог- җиза тудыручыларның исемнәрен атый – түбәчеләр, тышлаучылар Камил Кәримов, Илнар Ганиев, Рамил Мөбарәкшин, Радик Гыймадиев, Антон Абросимов, электрчы Эльвир Гайнетдинов, шомартучы-буяучылар Алинә Вафина, Фәния Ахунова, Ләйлә Җәләева, Әнисә Җәләева, Айсылу Мангуткина, Рәсимә Абдуллаҗанова.
Болар әле коллективның бер өлеше генә. Быел Күпербаш, Арчаның 5 номерлы балалар бакчаларын ныклап төзекләндерәләр.
– Шәһәрдә Вахитов урамында 16 фатирлы йорт төзибез, ике күп фатирлы йортны ныклап төзекләндерәчәкбез, – ди ширкәт җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев.
Наласа авылында узган ел ахырында яшь белгечләрне фатирлар белән тәэмин итү программасы буенча биш йорт төзегәннәр иде. Аларны тапшыруга әзерләп бетерәселәре бар.
Ильяс Фәттахов