Спорт туризымы ярышлары

2019 елның 12 апреле, җомга

12 нче апрель көнне   Лесхоз  мәктәбе базасында шәһси һәм команда  беренчелегенә  спорт туризымы буенча  ярышлар уздырылды.                          

            Ярышларны әзерләүне һәм үткәрүне Арча Укучылар сарае һәм Лесхоз мәктәбе гамәлгә ашырды. Ярышның төп хөкемдары Шакиров Илдар Хидият улы булды, Лесхоз  мәктәбе физик тәрбия укытучысы.

            Ярышта барлыгы 58 укучы катнашты. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде:

            2008-2009 нчы елгы малайлар һәм кызлар;

            2006-2007 нче елгы малайлар һәм кызлар;

            2004-2005 нче елгы егетләр һәм кызлар;

            2001-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар  арасында иң көчле спортчылар билгеләнде.

            Шәһси беренчелектә егетләр һәм кызлар арасында 3 урын билгеле булды.

            Призлы урыннарны алган  спортчылар   грамоталар  һәм медальләр  белән бүләкләнде. Шулай ук призлы урын алган командалар грамота һәм Арча урман хуҗалыгы тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр.

            Җылы итеп каршы алулары өчен Лесхоз мәктәбе коллективына, мәктәп директоры Шакиров Вәсил Гәбделбәр улына, физик тәрбия укытучысы Шакиров Илдар Хидият улына һәм призлар өчен Арча урман хуңалыгына рәхмәтебезне белдерәбез!!!

                                                   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International