Безнең якташыбыз Рамил Шәрәфетдинов-бочча буенча Россия чемпионы

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

11-16 апрель көннәрендә Алексинда (Тула өлкәсе) бочча буенча Россия чемпионаты узды. Милли ярышлар стартына илнең 22 төбәгеннән 98 спортчы чыкты, алар 7 комплект медаль өчен көч сынашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстаннан, Арча егете Рамил Шәрәфетдинов В2 категориясендә Россия чемпионы булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International