Без – Тукайлы халык

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Без – Тукайлы халык

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн (26 апрель) якынлаша. Шагыйрьгә багышлап шигырь язабыз, иҗади очрашулар, укулар оештырабыз. Күпмедер дәрәҗәдә Тукайны белә башладык...  Тукайның гомере кыска булды дибез, ә ул мәңгелек!

Моның шулай икәнлегенә Яңа Кырлай мәктәбендә үткәрелгән (8нче тапкыр!) Габдулла Тукай укуларында тагын бер кат инанасың. Республикакүләм дәрәҗәдәге әлеге укуларны оештыруда район мәгариф идарәсенең татар теле һәм әдәбияты фәннәре методисты Энҗе Мостафина тырышып йөри.   Республика мәктәп-

ләренең укытучылары, укучылары гына кузгалып калмый, тел һәм әдәбият галимнәре, язу- чылар, журналистлар да күтәрелә. Конкурс- лар аша иң яхшы фәнни эшләрне сайлап алганнан соң, укытучылар һәм укучылар Яңа Кырлайга Габдулла Тукай укуларының йомгаклау өлешенә җыела. Галимнәр, язучылар, журналистлар катнашында бик матур үтә ул. Үткән җомгада без моңа шаһит булдык. Якташыбыз “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе, язучы, журналист Вакыйф Нуриев та кайтты.

Укытучылар һәм укучылар “Г.Тукай һәм тел гыйлеме”, “Татар әдәбиятында мәсәл жанры”, “Г.Тукай иҗаты чит илләрдә”, “Укытучы – иҗади шәхес” (укытучының әхлак темасына язылган әкиятләре), “Мәсәлләрдә тормыш дөреслеге” (укытучыларның иҗат иткән мәсәлләре), “Укыту-тәрбия процессында классикларыбыз иҗатын өйрәнү” секцияләрендә эшләрен якладылар. Барлык секцияләрдә дә буласы, чыгышларны тыңлыйсы килде. Әмма бер үк вакытта эшләгән секцияләрдә моны эшләү мөмкин түгел иде. Жиңүчеләрне котлаганда Арчаның 4нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Мифтахова ике тапкыр сәхнәгә күтәрелгәч, эх, тыңлый алмадым, дигән үкенеч туды. Ул “Укытучы иҗади шәхес” темасы буенча әкият язып, призлы урын алды һәм “Татар әдәбиятында мәсәл жанры” номинациясендә җиңү яулады. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган һәм күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиев лекцияләрен тыңлап гыйлем алган (Мөхәммәт Мәһдиевнең лекцияләре искиткеч иде!) белгеч шул ул!

Биектау районы Дөбъяз авылы укытучысы Гөлназ Хәйруллинаның “Ләлә һәм үги ана яфрагы” әкиятен яратып тыңладык. Бик матур итеп укыды.  Язганнары матбугатта басылып килә. Әкиятендә ул үги ана образын үги ана яфрагы белән чагыштыра.  Әнисез калган кыз Ләлә өйләренә үги ана килүеннән курка икән. Берьюлы җиләк җыйганда аягы каный. Шунда ул юату сүзләре ишетә. Үги ана яфрагы телгә килә. Үги әниләр яхшы да була икән бит! Автор идеяне матур итеп биргән. Гөлназның иҗаты югары бәяләнде һәм ул призлы урын алды. Яңа Кенәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Гарипова “Керпе баласы” әкиятендә, геройларның сөйләшүен рифмага салып, шулай ук кызыклы итеп язган. Адашкан керпе баласына ничек итеп юлда очраган җәнлекләрнең, кошларның географик билгеләр буенча юл күрсәтүе оста тасвирланган. Раилә ханымга әкиятләр язу буенча 1нче урын бирелде! Соңыннан үзеннән: “Үзегез яздыгызмы, әллә берәрсен ярдәмгә чакыр-

дыгызмы, әдәбияттан файдаландыгызмы?” – дип сорадым. “Үзем, әлбәттә, – дип елмайды Раилә. – Минем әни дә яза бит!” “Аңладым, сез Ташкичүдән Рузалия Насыйбуллина кызы!” “Әйе!”

Ничек итеп балаларны классикларыбыз иҗатын өйрәнүгә, әдәби әсәрләр укырга кызыксындырып була? Бу турыда Мөслим районы Татар Шураны мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Шаева кызыклы чыгыш ясады.  “Дәрес алып барганда арткы партадагы ике малайның телефонда уйнап утырганын күреп алдым, – дип сөйләде ул. – Ачуланмадым. Әйдәгез бергәләп уйныйбыз, дидем. Мөслим районы язучылары мәгълүматларын, әсәрләрен сез уйнаган “Диңгез сугышы” уенына кертәбез дә уйныйбыз. Балалар дәррәү риза булдылар. Районыбыз шәхесләрен өйрәнделәр, мәгълүматларын уенга керттеләр. Шушы уен аша күп нәрсә белделәр.

“Г.Тукай иҗаты чит илләрдә” секциясендә Яңа Кырлай мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Адел Әхмәдуллинның чыгышын тыңларга туры килде. Бирелеп, ялкынланып сөйләде. Язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдуллалар омтылышын күрдем мин анда! Тарих белән кызыксына. Тырышса, булдыра торган егет... 

Тукайны кабатлап булмый. Әмма ул безне берләштереп, күңелләребезгә иҗат орлыклары салып тора. Тукай укуларында без шуны тойдык.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International