Космоска очам, дисәң...
Космос, Юрий Гагарин, җиһангирлар... Бу сүзләр бездә “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе, үзенең җиһангирлар турындагы китабында космосның асылын ачып биргән тынгы белмәс җан Хәлил Гайнетдинов тырышлыгы нәтиҗәсендә төрле гамәлләр белән даими ишетелеп тора. Космонавтика көне уңаеннан да районыбызның һәр мәктәбендә “Гагарин белән 108 минут” дигән чаралар оештырылды.
Ә Арчага физика–математика фәннәре кандидаты, Хәлил Гайнетдиновның автордашы Ким Шакиров, икътисад фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең Мактаулы төзүчесе, “Сембер” хәйрия фонды президенты, 20 миллион сумга билет сатып алып, космоска турист буларак очарга әзерләнүче эшмәкәр Фәрит Әюпов, шулай ук Әзәктә туып–үсеп, озак еллар Әтнәдәге техникумда физкультура укытучысы булып эшләгән, армиядә хезмәт иткән вакытында космостан төшкән Юрий Гагаринны каршы алган Данил Салихов килгән иде.
Кунаклар “Казан арты” тарих–этнография музее белән таныштылар, сәнгать мәктәбендә космонавтика көне уңаеннан әзерләнгән концерт карадылар, балалар белән аралаштылар, “Арча” спорт комплексында яшь футболчылар белән очраштылар.
“Гагарин белән 108 минут” дигән тантаналы чарадан файдаланып, ветераннар арасында спортның биш төре буенча ГТО нормаларын бик яхшы тапшырган спорт ветераны Ленар Заһидуллинга ГТОның алтын значогы, районда спортны җәелдерүгә үзләреннән өлеш керткән Раил Гыйлаҗев, Ринат Сафин, Хәйдәр Хисмәтуллин, Илназ Нуруллин, Ленар Заһидуллинга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә яшь футболчылар бу көнне спорт нормативларын тапшырдылар. Бу юлы ул да бәйрәм рухы белән сугарылган иде.
– Миңа 84 яшь. Мин көн саен бер сәгать зарядка ясыйм. Барлык күнегүләрне 200әр тапкыр эшлим. Даими тонуста тору өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Футболны сайлагансыз икән, димәк, сез спортка гашыйк. Киләчәктә дә ул даими юлдашыгыз булсын, – диде Ким Шакиров яшь футболчыларга.
Арча үзәк китапханәсендә бик бай эчтәлекле, кызыклы чара – телдән журнал оештырылган иде. Билгеле инде, төп темасы космонавтика. Космос белән бәйлелекләре булган әлеге кунаклар катнашында. Журналның беренче бите космос тарихына багышланды. “Космос өлкәсендә Россия-
не узып, Америка беренчелекне алмас микән?” – дигән сорауга Хәлил Гайнетдинов үзен дә бу мәсьәлә кызыксындырганы турында белдерде.
– 58 елга дөньяда барлыгы 557 космонавт исәпләнә. Шуларның 350се америкалы. 63 хатын-кыз космонавтның да 48е Америкадан, дүртесе генә безнең илдән. Америкада хәзер йөк корабльләре бар, космос туризмы җәелдерелә. Бу юнәлештә максатка ирешү өчен барлык илләргә берләшергә кирәк, – диде ул.
– Мин космик турист булырга Америкада килешү төзеп кайттым. Әлегә кадәр корабльне сынаулар барды, быелдан оча башлаячаклар. Космик туристлар өчен анда махсус космодром төзелгән, гаиләләре белән килеп торырга, озатып калырга, каршы алырга кунакханә дә төзелгән. Бар да билет бәясе хисабына кертелгән. Космоска менеп төшү сәгать ярым дәвам итәчәк. Корабльгә алты турист һәм ике пилот утыра алачак, – дип сөйләде төз, җиңел гәүдәле Фәрит Әюпов.
Космоска очу Фәрит әфәнде өчен тормышка ашмаслык балачак хыялы булган. Ә хәзер сәламәтлегең, мөмкинлегең (акча мәсьәләсендә әйтүем) һәм теләгең булса, хәтта космоска очу да берни түгел икән. Фәрит Әюповка хәерле юл телибез.
Гөлсинә Зәкиева