Уҗым тукландыралар

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Уҗым тукландыралар

Узган атнада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Арча районында булды. Ул “Яңарыш”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән танышты, соңыннан хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

– Гомумән алганда район буенча язгы кыр эшләренә әзерлек начар түгел, – диде ул. – Район игеннәрдән ел саен тот- рыклы уңыш ала, әмма сезнең мөмкинлекләр күпкә зур. Якындагы ике елда Арча районы элеккеге данын кире кайтарырга тиеш, заманында район республикада иң алдынгы урыннарны тота иде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында хуҗалыкларда техниканың әзерлеген кабул итү үткәрелгән иде. Н.Титов иң яхшы дип табылган “Яңарыш” (1 урын), “Северный” (2 урын), “Ватан”ширкәтләре җитәкчеләренә дипломнар тапшырды.

Районда язгы кыр эшләрен дә “Яңарыш” ширкәте башлап җибәрде. 15 апрельдә Михаил Чувашов белән Андрей Ишметов “Туман” агрегатында уҗым тукландыра башладылар. “Гектарга бер центнер исәбеннән ашлама сибәбез, – диде баш агроном Илназ Гайнетдинов. – 1467 гектардагы арышны, 183 гектардагы көзге бодайны тукландырачакбыз.

– Бу хуҗалыкта сөрүлек җирләренең бер гектарына 52,3 килограмм ашлама туры килә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсенең үсемлекчелек бүлеге киңәшчесе Раил Шакирҗанов. – Дым күп вакытта ашлама сибүнең уңай яклары күп, бигрәк тә уҗымнар шикәргә мохтаҗ вакытта ярдәм итә алу әйбәт. Мондый агрегатлары булган хуҗа-

лыклар күп.

– Мин 60 гектарда арыш чәчкән идем, – ди фермер Дамир Шакирҗанов. – Минем басулар урман буенда, анда кар соңрак бетә, ашламалар бар, аларны чәчкечләр белән кертәчәкмен.

Соңгы шифалы яңгырлар бер тәүлектә 24 мм дым өстәгән, ә айлык норма – 36 мм. Кар сулары да әйбәт сеңде туфракка. Әйбәт җәйләр килсен!

15 апрельдә төштән соң “Курса МТСы” ширкәтендә дә күпьеллык үләннәр тукландыра башладылар.

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International