Эшли белмәгәннәр өйрәнсен!

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Эшли белмәгәннәр өйрәнсен!

Кыр эшләре дип терлекчелеккә игътибарны киметмәскә! Район башлыгы Илшат Нуриев 12 апрельдә “Ашыт” хуҗалыгында хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар белән уздырылган семинар-киңәшмәдә шундый таләп куйды.

– Терлекчелектә 5 процент үсешкә ирешергә тиеш идек, әлегә моңа ирешә алмадык, – диде ул. –  Баш саннары буенча да шулай, баш санын киметү исәбенә бер генә терлек тә чыгарылмаячак. Бер сыердан сөт саву буенча унберенче урынга төштек, куелган таләпләрне ник үтәмисез? Сәбәп нәрсәдә?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белгечләрнең һәр хуҗалыкта булып анализ ясауларын, шулар буенча тәкъдимнәр җиткерелүен әйтте.

– Бүген безнең “Ашыт” хуҗалыгында җыелуыбыз юкка гына түгел, – диде ул. – Бу хуҗалык ел йомгаклары буенча да җиңүче булды, март аенда да беренче. Биредә терлекләрне ашату, эш оештыру, терлекчеләргә кызыксындыру чаралары – бар да үрнәк алырлык итеп оештырылган. Районда терлекчелектә үсеш бар, әмма без көткәнчә түгел.

Терлекләрнең баш саны “Кишет” хуҗалыгында аеруча нык кимеде, узган елның шул чорына караганда 79 процент кына тәшкил итә. Шул ук вакытта “Тукай” ширкәте 20 процентка арттырды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов һәр хуҗалык буенча анализ ясады. Терлекләрнең баш саны өч хуҗалыкта гына арткан, алты хуҗалыкта үзгәреш юк, сигез хуҗалыкта кимегән.

Баш санын арттыру өчен бозауларны күбрәк алырга яки читтән сатып алыр-га һәм үтермәскә кирәк. Бозау алу буенча мактанырлык эш юк, узган елга карата 96 процент тәшкил итә, 173 бозау кимрәк алынган. Иң әйбәт күрсәткеч  “Лотфуллин З.Р.” хуҗалыгында – 126 бозауны күбрәк алганнар. Күп тәнкыйтьләнә торган бу хуҗалыкның башка күрсәткечләре дә алга киткән, күз тимәсен, дияргә генә кала.

Быел өч айда узган елның шул чорына караганда 2653 центнер сөт күбрәк савылган. “Тукай”, “Казанка”, “Лотфуллин З.Р.”, “Заря” (“Закирҗанов Р.М.” хуҗалыгының исеме үзгәрде), “Яңарыш”, “Игенче”, “Ашыт” хуҗалыкларында үсеш – 52–19 процент. “Кызыл Яр”, “Ватан”, “Аю” ширкәтләре узган елның шул чорына караганда 98–85 процент күләмдә генә сөт саудылар.

Ит җитештерүдә “Кишет” ширкәте үрнәк күрсәтә. Фермаларны сыерсыз калдырсалар да, яңа инвестор симертүдәге терлекләрне карауга игътибар бирә. Өч айда уртача тәүлеклек артымның 952 грамм булуы шул турыда сөйли. Калганнар аннан күпкә калыша, ике тапкыр кимрәк үсеш алучылар да бар. Төп сәбәп – ашатуның төрлечә булуы.

– Күрсәткечләре начар булган хуҗалыкларның җитәкчеләре, белгечләре яхшы эшләгән фермаларга барып карасыннар, өйрәнсеннәр, – диде район башлыгы.

Бу көнне җитәкчеләр, белгечләр “Ашыт” хуҗалыгы фермаларында булдылар. Биредә һәрвакыт тәртип, күп сөт бирә торган сыерлар аерым тәрбиядә, бозауларга төркеменә карап аерым азык бирәләр, үзләренең азык әзерләү үзәге бар. Эшләгән кешегә кызыгырлык итеп түлиләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International