WorldSkills

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Д. Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары Камалиева Ф. А., Йосыпова Р. К. Һәм Шиһабиева Л. Р. “Кайсы һөнәр яхшырак?” исеме астында класстан тыш чара үткәрделәр. Бу чара 2019 нчы елның 22-27 августында Казанда үткәреләчәк WorldSkills бөтендөнья чемпионатына багышланды. Әлеге чарага Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, хайваннар үрчетү буенча үз эшен башлап җибәргән Сәгъдиев Илнар Фәргать улы да чакырылган иде.  Укучыларга WorldSkills хәрәкәте, аның нинди максат белән үткәрелүе турында мәгълүмат бирелде.  Чара барышында Илнар Фәргать улы балаларга үзенең эшен кайчан һәм ничек башлап җибәрүе, хайван үрчетү белән шөгыльләнүнең  уңай һәм авыр яклары турында сөйләде. Очрашу ахырында  нинди генә һөнәр иясе булсаң да, эшчән, тырыш, кыю булырга һәм үз хезмәтеңне яратып, җаныңны биреп башкарырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды. Юкка гына “Яратып эшләгән эш куаныч китерә”, дип әйтмәгән бит безнең бабаларабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International