Шүрәле урманында телевизор нәрсәләр күрсәтә?

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Шүрәле урманында телевизор нәрсәләр күрсәтә?

 

Бүгенге көндә актуаль булган экология темасына  "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы"нда бик күп чаралар уза. Шуларның иң күләмле һәм истә кала торганы – Театр фестивале. Бу чараны уздыру инде үзенә күрә бер традициягә әйләнеп бара бу уку йортында. Быел театр фестивале Экология темасы белән беррәттән Тукайның 133 еллыгы уңаеннан да оештырылды. Фестивальнең исеме дә “Шүрәле урманында” дип аталды.

Катнашучыларны иң беренче Су анасы белән Шүрәле сәламләде. Һәрбер класска алар да үз бәяләрен биреп, җан атып карап утырдылар. Шүрәле урманда тәртипсез малайны да очратты, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңа бик яхшылап аңлатты. Иң беренче ярдәмгә балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме килде. Аннары Шүрәле (Абдрахманова Р.Р.) белән Су анасы (Гильфанова Л.К)  телевизор каналларын борып, экологик әкият-тапшыруларын карап үттеләр. 1”А” классының яшь актерлары (кл.җит. Плотникова В.И.) суның әһәмияте һәм файдасы турында сөйләделәр. 1”Б” классы (кл.җит. Зайнуллина А.И.)  уйнаган спектакльдә  төп герой әкият илендәге экологик проблемаларны хәл итергә булышты. 1”В” классы (кл.җит. Галявутдинова Г.И.) спектаклендәге Лешийның осталыгы нәтиҗәсендә, янәдән экологик проблемалар хәл ителә. 2”А” классы (кл.җит. Ахмадеева Л.Р.) “Теремок” әкиятенең экологик вариантын тәкъдим иттеләр. 2”Б” классы (кл.җит. Зарипова Л.Р) спектакльнең куелышы, актерларының оста уйнавы белән таң калдырды. 3 “А” белән 3 “Б” класслары (кл.җит. Хасанова З.Д., Чугунова А.Х.)  музыкаль бизәлеш, хореографик постановкалары белән нык аерылып тордылар.  3 “В” классы (кл.җит. Хакимова Ю.И.) куйган спектальдә янәдән әкият иленә кереп китеп, экологик проблемалар хәл ителде. 4 “А” һәм 4 “Б” класслары чыгышы (кл.җит. Гиниятова Г.Т. , Зайнуллина Р.Ф.) табигатьнең пычрануы һәм урмандагы янгыннар темасын яктыртты.

Фестивальдә катнашучы төркемнәр бик тырышып, намус белән әзерләнгән иде. Жюри әгъзаларына бәя бирү процессы җинел булмады. Һәр класс истәлекле грамоталар белән бүләкләнде, ә иң мөһиме чын күңелдән чыккан алкышлар тәмен тойдылар нәни актерларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International