2019 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы ДОСААФ автодромында спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү, автомобиль спортында иң яхшы спортчыларны ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Арча районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре арасында ярышлар узды.
Әлеге ярышлар Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, «Татарстан Республикасы армиясенә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ) " Төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе Арча җирле оешмасы тарафыннан беренче тапкыр оештырылды. ТР Балтач муниципаль районының " ЦВР» өстәмә белем бирү педагогы Кадиров Рамил Рафаэль улы баш судья булды.
Катнашучылар арасында 1 урынны Сөнгатов Шәүкәт Җәүдәт улы, Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбе, 2 урынны Гыйззәтуллин Булат Нәфыйк улы, Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбе, 3 урынны Муллахмәтов Нияз Наил улы, Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе алды. Хатын – кызлар арасында: 1 урын – Мостафина Альбина Виниамин кызы, 2 урын – Хәйруллина Зөлфия Илгиз кызы, Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе, 3 урын-Бурханова Лилия Миннехатип кызы, Курса Разъезд-почмак төп гомуми белем бирү мәктәбе”.