Мирасы – мәңгелек

2019 елның 19 апреле, җомга

Мирасы – мәңгелек

15 апрель — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салса, Яңа Кырлайдагы музеена шагыйрьне искә алу кичәсенә Габдулла Тукай премиясе иясе, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм Тукайның дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов кайтты.

Музейда шагыйрьнең вафат булган көнен ел да искә алалар. Быел вафатына 106 ел булды. Чара киләчәк буынга тарихыбызны оныттырмас өчен дә файдалы, чөнки анда ел да балалар катнаша. Быел да Яңа Кырлай мәктәбе укучылары гына түгел, Арча педагогика көллиятенең 1, 2 курс студентлары, Арча сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Искә алу чарасында шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар, аңа багышланган шигырьләр, биюләр, көйләр яңгырады. Соңыннан Тукай һәйкәленә бергәләп чәчәк салдылар.

“Һәр яңа чор үз язучысының яңа якларын, серләрен ача”, – дип язган Белинский. Тукай белән дә шулай. Ул һәр буынга яшьтәш, һәр буын аның әсәрләре белән тәрбияләнә. Еллар узган саен аның турында ишетелмәгән мәгълүматлар пәйда була. Тукай 10 ел чамасы гына иҗат итсә дә, татар дөньясына тиңсез әдәби байлык калдырды.

Шагыйрьнең соңгы еллары, көннәре турында кайбер факт-лар. Тукай Казанга килүгә үк язган беренче хатларында Казандагы һава торышы һәм бүлмәсенең салкынлыгына зарлана. Бала чагында карда яланаяк басып торулар эзсез югалмаган, күрәсең. Үпкә чире белән авыру диагнозын аңа 1912 елда куялар. Тукайның соңгы көннәре бик авыр уза. “Вакыт” газетасы язганча, соңгы көннәрендә ул көчкә генә сөйләшә, янында тәүлек буе дуслары Казанның Клячкин хастаханәсендә кизү тора. 1913 елның искечә 2 апрелендә кичке сигез тулгач шагыйрь бакыйлыкка күчә. Төрки-татар дөньясы матәм кичерә. Хәсән Туфан үз хатирәләрендә Сабантуйга әзерләнә торган авылында гармуннарның һәм җырларның кинәт тынуын искә төшерә. Кечкенә егетләр дә, беренче язгы үләнгә ятып, җирне кочаклап үкереп елады, дип яза ул. Казан, Кырым, Кавказ, Урта Азиядә татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы берничә көнгә туктый. Гәзит сәхифәләрендә күп кенә китап сатучылар, нәшриятлар, сәүдә йортлары 3 һәм 4 апрель көннәрендә ябык булачагын хәбәр итә. Татарлар яшәгән барлык урыннарда матәм чаралары уза. 3 апрельдә күп кенә татар мәктәпләре гадәти дәресләрне үткәрүдән баш тарта, аның урынына Тукай шигырьләре укыла, аның рухына багышлап Коръән аятьләре яңгырый. Татар матбугатында хәтта ул көнне дәресләр үткәргән мәктәпләр тәнкыйтькә дучар була. Шагыйрьне җирләүдә төрле мәгълүматларга караганда, 5-10 мең кеше катнаша. Татар матбугаты төрле шәһәр-төбәкләрдән, төрки-мөселман илләреннән килгән кайгынамәләр белән тула.

“Тукай туган җирен сагынып яшәгән, мөмкинлек чыгу белән кайткан, – ди Зиннур Мансуров. – Өчиледәге Кәбир абыйсы белән Рабига җиңгәсе аңа мендәрләр, юрган биреп җибәргән була, Клячкин хастанәсендә ул әнә шул мендәрләрдә ята, иртәгә вафат буласы көнне төшкән фотосурәтләрдә дә ул шул мендәр өстендә. Соңгы минутта да иҗат, милләт турында уйланган шагыйрь, “Аң” журналында соңгы корректура кайчан?” дигән сорау бирә һәм өзелгәнче бүтән сөйләшми. Дөньядан киткәндә аның матбугат чараларыннан аласы гонорарлары күп кала. Димәк, халык Тукайга һаман бурычлы”. Тукай фотосурәткә төшәргә яратмаган, шунлыктан аның фотолары санаулы гына. Тик ул һәр сурәттә уйчан карашлы, сагышлы. Әйтерсең, кыска гомерле булачагын сизенеп яшәгән. Хастаханәгә киткәндә ул дусты Фатих Әмирхан янына саубуллашырга керә, “Хуш инде. Тиз күрешербез димә, син миннән озаграк яшә әле...” – ди. Дусларыннан берәү аның йөзенең битлеген ясатып калдырган, ул дәүләт музеенда саклана.

Риман Гыйлемханов балаларга Югары Масрага Тукайның кайткан чакларын сөйләде. Аңа әбисе сөйләп калдырган (Риман абыйның бабайсы белән Тукайның әтисе туганнан туганнар булган). Шагыйрь эзләре буйлап Кытайга кадәр барып җиткән журналист киләчәктә эзләнүләре буенча тупланган материалларыннан “Тукай туганнары” дигән китап чыгару нияте барлыгын әйтте. “Тукай мирасы яшәгәндә милләтебез дә яшәр”, – дип язган Минтимер Шәймиев. Рас сүзләр булсын.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International