Коткаручыларның “урак өсте”

2019 елның 19 апреле, җомга

Коткаручыларның “урак өсте”

Яз якынлашкан саен коткаручыларның күңеле тынгысызлана. Язгы ташулар көтелә бит. Район территориясендә инде язгы су басу куркынычы әкренләп чигенә бара, басуларда кар бетте диярлек.

Шулай да, 17 апрельдә коткаручыларга төнге 12дә Ашыт елгасы суы ташып, Кысна авылында өч йортны су басу турында хәбәр керә. Әлеге йортларда 13 кеше яши, шуларның 2се балалар һәм алар тормышына куркыныч яный. Төн уртасында йортыңа шаулап су керсен әле! Моны үз башыннан кичергәннәр генә аңлый. Арчаның 7 отряд янгын сүндерү хезмәте коткаручылары 17 апрельдә көне буе шунда эшләде. Ул көнне гадәттән тыш су басу очраклары була калса дип, районда өйрәнүләр дә узды. Айван янындагы плотина тирәлегендәге өйрәнүләргә техникалары белән Арчаның янгын сүндерүче-коткаручылары, полиция, “Ашыгыч ярдәм”, юл хезмәте, элемтә, газ хезмәте хезмәткәрләре дә җыелган иде. Бу көннәрдә әлеге хезмәт ияләре гадәттән тыш хәл була калса, тизрәк ярдәмгә ашыгырга дип тәүлек кенә түгел, атналар буе әзер тора.

Район җирендә 39 плотина бар һәм 4 зур елга ага. “12 авыл су басу куркынычы булган зонада урнашкан. Әгәр су баса калса, шул авылларда яшәүче 250 хуҗалык, 860 кешегә зыян килергә мөмкин. Су басу булган очракта алдан саклану чаралары күрү турында яз башлану белән авыл җирлекләренә белешмәлекләр таратылды, авыл халкын кисәтергә кирәклеге турында әйтелде”, – ди Арча янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе урынбасары Илшат Мәхмүтов.

Иске Чүриледә ел саен бер урамны су баса иде, ике ел инде андый очрак күзәтелмәвен әйтә коткаручылар. Су җыела торган урынны тирәнәйтеп казыгач, мондый проблема читләтеп уза башлаган. Районда тагын бер шундый зона – Кәче авылы бар. Анда ел да ташу җәелми калганы юк. Быел ташу авыл эчендә 70 метрга кадәр җәелеп ике генә көн торган, хәзер су кире үз урынына төшеп, куркыныч чигенгән. Коткаручылар инде куркыныч вакыт узып баруына, районда хәвеф-хәтәрләр булмавына шатлана. Районда өч урында гидротехника дежурда тора: Шушма елгасында, Көтек һәм Югары Пошалым плотиналарында. Соңгысы начар хәлдә, быел төзекләндерү планлаштырыла икән.

Су басу мөмкинлеге бер куркыныч тудырса, көннәр җылына башлагач коры үләннәргә ут төртеп, янгын чыгу мөмкинлеге арта. 18 апрельдә әлеге уңайдан өйрәнүләр Арча лесхозында узды.

25 апрельдән 10 майга кадәр районда янгынга каршы махсус режим кертелә: учак ягу, чүп-чар, үлән, шул исәптән контейнерларда чүп яндыру, ачык утта ризык әзерләү, махсус билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән төпчекләрне калдыру катгый тыела. Чүпне яндырмыйча, контейнерларга түгәргә кирәк. Моннан тыш, пиротехника кулланырга да ярамый. Балаларны күзәтүсез калдырмаска, ут белән уйнарга юл куймаска кирәк. “Әгәр коры үлән, чүп-чар яки учак янганын күрсәгез, яныннан үтеп китмәгез, булдыра алганча утны сүндерегез. Үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Урман янәшәсендә урнашкан авыл җирлекләренә, дача хуҗалыкларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк. Таләпләрне бозучыларга штрафлар икеләтә артып, гражданнарга 4000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30000 сумга, юридик затларга 500 мең сумга кадәр салына”, – ди Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Антон Сотов.

Хәвеф-хәтәрсез генә яшәргә язсын. Аллаһы Тәгалә сакланганны сак- лармын дигән бит.

 

Розалия

Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International