Социаль түләүләрдә үзгәрешләр

2019 елның 19 апреле, җомга

Социаль түләүләрдә үзгәрешләр

Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге җитәкчесе Лилия Җәләлиева.

– Лилия Тәбрисовна, аз керемле гаиләләргә, пенсионерларга социаль түләүләр буенча яңалыклар бар. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.

– 2019 елның 1 апреленнән аз керемле гаиләләрдә балага пособие һәм пенсионерларга юл өчен ай саен бирелә торган түләүләрне исәпләгәндә керем генә түгел, мал-мөлкәт ягыннан тәэмин ителү дәрәҗәсе дә исәпкә алына.

– Бу турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде.

– Яхталары, очу аппаратлары, кар чаналары, сәнәгать җитештерү объектлары, сәүдә объектлары, ике яки аннан да күбрәк машинасы, фатирлары булган гаиләләрнең баласына пособие исәпләнмәячәк. Мал-мөлкәт турындагы исемлек белән һәркем (mtsz.tatarsаtan.ru) cайтыннан таныша ала. Бу Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайты.

Шушы ук шартлар пенсионерларга юл өчен ай саен бирелә торган түләүләргә дә кагыла. Әгәр дә ялгыз яшәгән пенсионерның фатиры 80 квадрат метрдан зур булмый икән, ул ай саен юл өчен бирелә торган түләүләрне алачак. Пенсионерның исемендә пай җире бар икән, аңа юл акчасы исәпләнми.

– Хезмәт ветераннарына юл акчасы исәпләгәндә пай җире исәпкә алынамы?

– 2016 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт ветераны исеме алган пенсионерлар, үз исемендә пай җире булса да, юл акчасы (бүген ул 486 сум) алачак.

– Гаиләнең мал-мөлкәте турындагы мәгълүматларны сез каян аласыз? Сезгә килеп тору кирәкме?

– Безгә килергә кирәкми. Мәгълүматны безгә дәүләтнең теркәү хезмәте “Росреестр” бирә.

– Балага пособие, дидегез. Нинди ярдәм ул? Аның күләме күпме?

– Гаилә кереме кеше башына яшәү минимумыннан (8 мең 709 сум) артмаса, һәр балага 16 яшькә кадәр ай саен 321 сум акча бирелә. Ә ялгыз аналарга – бала өчен 849 сум каралган.

– Сораулар туган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә?

– Яшәү урыны буенча 3–13–30, 3–13–34 телефоннарына шалтыратырга яки безгә – район социаль яклау бүлегенең матди түләүләр үзәгенә килергә була. Электрон адрес буенча да (ars.10@tatar.ru) эш итәргә мөмкин.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International