Кошларга өй бүләк иткән кеше

2019 елның 19 апреле, җомга

Кошларга өй бүләк иткән кеше

Кошлар көне (1 апрель) алдыннан Яңа Чүриле авылында яшәүче Ильяс Халитов янына бармый кем янына барасың инде? Кирпечтән салган ике катлы өенең бер катын кошларга бүләк иткән кеше бит ул. Күбегезнең аны Сабантуйларда, ярминкәләрдә тавис кошы, төрле-төрле тавыклар, үрдәкләр, күгәрченнәр белән күргәне бар. Дәү кунаклар килгәндә дә чакыралар Ильясны. Яшь парлар язылышканда аның ак күгәрченнәре белән бик теләп фоторәсемгә төшә.

Белгечләр Татарстанда 300дән артык төрдәге кошларны очратырга була, диләр. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, гади кешегә аларның төрен аеруы кыен. Ә бит гади генә тоелган чыпчыклар гына 30 төрдән артык! Иренмичә санап та карыйк: өй чыпчыгы, кыр чыпчыгы (болары бездә кышлый да), сызгырак чыпчык, кычыткан чыпчыгы, су чыпчыгы, кәрлә чыпчык, камыш чыпчыгы, бурсык чыпчык, мыгырдавык чыпчык, карчыга чыпчык, әрәмә чыпчыгы, урман чыпчыгы, нарат чыпчыгы, таш чыпчыгы, шәфакъ чыпчык, миләш чыпчыгы, киндер чыпчык... Хәзергә җитеп торыр, безнең әле Яңа Чүрилегә барып җитәсе бар...

Без дигәнем – “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Риман Гыйлемханов һәм мин. Риман адашым янына күптән барырга кызыгып йөри иде инде. Ул, гомумән, сәер кешеләр турында язарга ярата, кызыклы, яратып укырлык итеп яза.

Ильяс без киләсен белә иде, капка төбендә каршы алды. “Чәй кайнап чыкты инде, әйдәгез, өйгә үтегез”, – дип җылы итеп күреште. Чит кешеләрне күреп бәйдәге зур эте ярсып өрә: “Үзебезнекеләр, тынычлан”, – дип аның белән дә “сөйләшеп” алды. “Ике-өч тапкыр еракларга алып китеп карадылар, кире кайтты, хәзер берәүгә дә бирмим инде”, – диде.

Койма буендагы кар өстендә бер төркем чуар үрдәкләр йөри, бигрәк матурлар, берсе хәтта “папахалы”.

– Минем туган авылым – Курса-Почмак, – диде ул. – Әти тегермәнче иде, мин кечкенәдән шуның янына бара идем. Су тегермәне, янәшәдә күл дә бар, ә анда кыр үрдәкләре йөзә, тегермәндә күгәрченнәр дә күп, шуларның бала туйдырганнарын озаклап карап тора идем.

Кошларга әнә шулай балачактан битараф булмый ул һәм бу хис аны гомере буе озатып йөри. Ильяс төзүче булырга укыган (бу өйне дә үзе төзегән), Түбән Камада эшли, Ижевск шәһәренә дә барып чыга. Шунда цирк студиясенә барырга тәкъдим итәләр. Кошлар, җанварлар – аның стихиясе. Маймыллар, этләр белән чыгыш ясый, цирк артисты булып китә, үз бригадасын булдыра.

– Этләрне санарга да өйрәткән идем, – ди ул. – Аларга математика буенча сораулар бирәм, тегеләр тиешле тапкыр өреп җавап бирә.

Бәлки ул шул якларда яшәп тә калган булыр иде, олы яшьтәге әнисен карарга Яңа Чүрилегә кайта. Хатыны Тәбрия 51 яшьтә мәрхүмә була. Ике баланы аякка бастыру берүзенә кала. Улы Эльвир хәзерге вакытта Мәскәүдә, кызы Эльвира Түбән Камада яши. Оныклары бар.

Ильяс Яңа Чүрилегә кошларын, кайбер җәнлекләрен дә алып кайта. Яңа өйнең беренче каты шуларныкы. Читлектә яшәгәннәре дә, өйдә очып йөргәннәре дә бар. “Форточка ачык тора, шуннан кереп-чыгып та йөриләр, – ди ул. – Бала да үстерәләр, имгәнгән кошларны да миңа китерәләр”.

Өйдә кошлар чыркылдавына, сайравына колак тонарлык. Минем үземә болар бар да рәхәт кенә. “Ильяслар бар да кошлар ярата ахрысы, – ди Риман. – Бу тавышка ничек түзәсең син. Төнлә ничек йоклыйсың?” “Алар тавышы миңа симфония кебек яңгырый. Ә төнлә ут сүндергәч тына алар”.

Сөйләшә торгач чәйнектәге су да кайнап беткән, яңадан куярга туры килде.

Декабрьдән бирле кибеткә дә барганы юк икән Ильясның. Үз дөньясында яши ул, коймак пешерә, тавыклар йомырка сала, чәйнең, дару үләннәренең ниндие генә юк!

Өйнең бер өлешендә капчык-

ларда кошларга дигән ашлык, ярмалар өелгән. Шактый күп китә икән, берничә тонна ди, Ильяс. 11 мең сум пенсия ала: “Барыбызга да җитә, моң-зарым юк”, – ди сигезенче дистәне ваклаучы якташым.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International