“Ярый әле син бар”
Рәфкать абыйны Наилә апа янәшәсендә күрү, бер–берсенә сөеп, елмаеп караулары, 63 ел бергә яшәү дәверендә мәхәббәтләрен күз карасы кебек саклаулары аларга карата ихтирам да, соклану да уятты.
– Урта Курса кызы Наилә апаң белән өч елдан артык йөреп өйләнештек. Алты балабыз туды, бишесе исән–сау үсте, Аллага шөкер. Наилә бик эшчән булды. 48 ел кайнана, минем әни белән бик матур яшәде. Шушы йортны икәү салып чыктык. Тормыш булгач төрле чак булгандыр, анысы. Әмма Наилә апаң кайсын ишетми, һәрчак юл бирә иде, – ди Рәфкать абый.
– Бик матур җырлый иде Рәфкать. Тау башына чыга да “Сарман” көен җырлый башлый. “Әнә “Сарман”ын суза”, – дияр иде әни.
Икесе дә яшьтән ятим калып, авырлыклар күреп үскән сугыш чоры балалары.
– Шулай да балачакта ачлык кичердем, дип әйтә алмыйм. Алабута, кычыткан, черек бәрәңге ашамадык. Әти–әни бик булган кешеләр иде, – дип ул вакытны да искә төшереп алды юбиляр.
Югары Курса авылыннан Рәфкать Әхмәтов сугыш башланганда өченче сыйныфны гына тәмамлаган була. Әтисен сугышка алалар, дүрт ай үтү белән аның һәлак булуы турында хәбәр дә килеп ирешә. Бу вакытта малайга 12 яшь кенә була. Шул вакыттан ул урман кисәргә дә йөри, колхоз эшләрендә дә катнаша. 15 яшендә кеше шикаяте буенча ашлык урлау-
да гаепләп, тикшереп тә тормыйча аны төрмәгә утырталар. Аннан ул амнистиягә эләгеп кайта һәм аклана. “Әрәмгә үткән еллар”, – ди ул вакыт турында Рәфкать абый.
Кайткач башта колхозда, аннан сельпода эшли. Намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталарына лаек була.
– Балаларыбыз бик яхшы булдылар. Өчесе Казанда, берсе Арчада, берсе Корайванда яши. Төп йортта без икәү генә калдык. Аллага шөкер, балалар кайтып, булышып торалар. Аеруча Корайвандагы Әлфия кызым һәм Фоат киявем бик игелекле. Алар атнага әллә ничә килеп китәләр, – диде Рәфкать абый.
– Хәлләр дә яхшы әле. Тик менә аякларның детальләре генә искерә, – дип шаяртты Наилә апа аңа кушылып. – Яңаларын алып булмый.
Юбиляр Рәфкать абый Әхмәтовны ул көнне район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да аңа үзенең котлау сүзләрен җиткерде һәм бүләген бирде. Рәфкать абый юбилее хөрмәтенә һәм рәхмәт йөзеннән “Сарман” көен сузды.
Гөлсинә Галәветдинова