Озын гомер – Аллаһы Тәгалә бүләге

2019 елның 19 апреле, җомга

 

Озын гомер – Аллаһы Тәгалә бүләге

Питомникта яшәүче Миңленур Гыйззәтуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова килде. РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырганнан соң алар юбиляр белән аның үткән тормыш юлы турында әңгәмә корды.

Миңленур апа бүгенге көндә инде тарихта гына сакланган 10нчы Октябрь (халык телендә Күчтем) дигән авылда 6 балалы гаиләдә туып-үсә. Шөкер, бүгенге көндә шул балаларның 3се – Миңленур апаның апасы белән сеңлесе дә исән-сау гомер кичереп ята. Әти-әниләре гомере буе колхозда бил бөгә. Миңленурга 7 сыйныфтан ары уку насыйп булмый, сугыш яшьлек хыялларын чәлпәрәмә китерә дә, яшь җилкәләргә тормыш авырлыгын өеп куя. Өлкәннәр белән беррәттән Миңленур да колхозда көченнән килгән бар хезмәтне башкара, өстәвенә, Арчадан ашлык ташу, вагон бушату, фронт өчен урман кисүләр, берсе дә читләтеп узылмый. Урман эшенә көн дә җәяүләп барып кайтып 10 чакрымнан артык юлны Сурнарга кадәр уза.

Ул еллар белән чагыштырганда, бүгенге көне әйтеп бетергесез рәхәт. Ул бүген Рашат улы белән яши. Тимер юлда машинист булып эшләүче улы эштә вакытларда тәрбияләүчесе Рәшидә яныннан китми (хәер, гел янында инде ул аның). Аллаһы Тәгалә Миңленур апага бәхетле картлыгын ятим балаларга үги әни булып килеп, аларга җан җылысын бүлеп үстергәне өчен дә биргәндер. Тол калган Равил абый белән гаилә корганда күңелендә мең уй булгандыр, ләкин ул балаларга миһербанлы була. Илһам белән Илгиз уллары, икесе ике авылда яшәсә дә, “әни” дип сагынып килеп, йорттан сукмакны өзми. Оныклары да әбиләрен сагынып кайта. 7 оныклы бай әби ул Миңленур апа. Гомер бәйрәменә дә уллары, оныклары килгән иде. “Ул безне гомере буе үз балалары кебек якын күрде, рәхмәт яусын, Аллаһы Тәгалә калган гомеренә сәламәтлек бирсен”, – ди Илгиз абый.

Миңленур апаның бүгенге көне шөкер итәрлек. Зиһене камил, күзләре начаррак булса да күрә, колагы ишетә. Аякларында йөри. Кунакларны да тәрәзә янында кулын болгап озатып калды ул.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International