Күргәзмәләрдә генә күрергә язсын
“Сирийский перелом” дигән исем астында поезд–музей 23 февраль Ватанны саклаучылар көнендә Мәскәүдән юлга кузгалган булган һәм Россия буйлап хәрәкәт итә. Егерме вагонда урнашкан күргәзмәдә Сириядә террористлардан тартып алынган, хәрбиләр телендә әйткәндә, трофейлар – төрле хәрби техника һәм кораллар. Максаты – җәмгыятьтә патриотизм дәрәҗәсен күтәрү.
Әлеге “Сирийский перелом” хәрби–патриотик акция белән поезд Россия-
нең төрле шәһәрләрендә тукталыш ясап, узган җомгада Казанга килеп җитте һәм тимер юл вокзалында туктады. Аны карарга безнең районнан да укучылар барды.
– “Аҗаган” район ярышында Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары җиңеп чыгып, зона ярышында көч сынашу хокукын яулады. Бүләк буларак аларны менә шушы чарага алып бардык, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов.
Бу көнне тимер юл вокзалында митинг булды. Анда Казандагы уку йортларыннан булачак хәрбиләр, яшь армиячеләр дә катнашты.
– Казан хәрби кадрлар әзерләүдә зур урын били. Шуңа бу шәһәрне читләтеп китә алмадык. Тугыз ачык платформада һәм дүрт ябык вагонда 500дән артык экспонат тәкъдим итәбез. Экскурсияләр алып баручылар да хәрби нокталардан, – диде эшелон җитәкчесе, полковник Владимир Перепелица. – Акция халыкны халыкара терроризм белән көрәштә хәрбиләребез ирешкән уңышлар, Россия армиясенең бүгенге көне белән таныштырыр.
– Бүген биредә язын армия сафларына алынучы булачак солдатлар да катнаша. Онытмагыз, бездән башка илебезне берәү дә сакламас, – диде Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин.
– Тик мондый экспонатларны тыныч тормышта музей, күргәзмәләрдә генә күрергә язсын, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов.
Акция барышында укучыларны яшь армия- челәр сафларына алу да оештырылды. Йөзгә якын яшь армияче тантаналы төстә ант бирде.
Аннан бар да үзенчәлек-
ле состав платформаларындагы хәрби техника үрнәкләре белән танышты. Поездда истәлек сувенирлары сатып алырга теләүчеләр өчен вагон–кибеткә кадәр бар иде. Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләге булганнар өчен махсус пункт эшләде.
Шунда ук концерт та булды. Ачык платформаны сәхнә итеп, Кара диңгез флотының җыр һәм бию ансамбле җыр- чылары чыгыш ясады. Хәрби җырлар яңгырады. “Һәр тукталыш саен концерт куябыз”, – диделәр хәрби җырчылар. Татар иленә килеп ничек инде татарча җырламаска була. Араларыннан берсе (Руслан Мөхәммәтҗанов дип таныштырдылар) Сөембикә турындагы җырны яңгыратты.
Алтынчы мәктәп укучылары белән кыр кухнясында пешкән ботка белән тамак ялгап алгач, вагоннар буйлап террористлардан тартып алган техника һәм кораллар белән танышырга киттек. Кайберләре янында балалар фоторәсемгә дә төштеләр.
Эшелонның кайчанга кадәр торуы белән кызыксынгач, шул көнне кичкә китәчәкләре турында әйттеләр. Чөнки аларның әле тагын алтмыш шәһәрдә тукталып, 28 мең километр юл үтәселәре бар булып чыкты. Соңгы тукталыш – 28 апрельдә Мәскәү өлкәсендә.
Гөлсинә Зәкиева