18 апрель көнне Арча мәдәният йортында “Арча балы-2019” конкурсы үткәрелде.Әле чара инде традициягә әверелеп бара торган вакыйга булды.
Бию залына затлы кунаклар - галантлы кавалерлар һәм гүзәл кызлар җыелган иде.
Бәйрәм «21 гасыр яшьләре» клубы тарафыннан әзерләнгән вальсы белән ачылды. Балны оештыручылар - "Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе, «Укучылар сарае» муниципаль бюджет учреждениесе һәм шулай ук «21 гасыр яшьләре" клубы. Балда Арча районының мәгариф учреждениеләреннән 28 пар катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады .
Иң яхшы биюче парлар булып Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбенән Гарипова Зәринә Ришат кызы, Хәбибуллин Надир Дамир улы һәм Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенән Хамматова Лилия Фирдүс кызы, Корбанов Рәмзил Рафил улы билгеләнде.