Янгыннарны булдырмыйк

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Янгыннарны булдырмыйк

25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы аерым режим  кертелә. Бу турыда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чираттагы комиссия утырышында әйтте. Әлеге гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте. Видеоконференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Җирләр кардан арчылып, аяк асты кипшерүгә урман, болыннарда янгын чыгу куркынычы да арта. Янгыннар булмасын өчен чарасын күрергә кирәк. Рөстәм Нигъмәтуллин, республикада янгынга каршы чаралар үткәрү нәтиҗәсендә 2010 елдан соң урманнарда зур янгыннар булганы юк, дип билгеләп үтте. Моны экранда башка өлкәләр белән чагыштырып төзелгән таблицадан да күрергә мөмкин иде. “Әмма республика табигатендә янгыннарга юл куелмаса да, 2018 елда коры үлән һәм чүп-чар яну буенча 2928 очрак теркәлгән, – дип сөйләде Премьер-министрның беренче урынбасары. – Шуның яртысыннан күбрәге апрель, май айларына туры килә”. Язга чыккач, ишегалларын, бакчаларны чистарта башлыйбыз. Хәтерегездәдер, әле кайчан гына бакчадагы чүпне яндырудан тирә-юнь төтенгә күмелә иде. Хәтта тәрәзәләрне ачып булмады. Андый ягулар хәзер бетте. Режим көннәрендә коры үләнне һәм чүп-чарны яндырырга, табигатьтә учак ягып, шашлык пешерер- гә ярамый.

ТРның тирә-юньнең гидрометеорология һәм мониторингы буенча идарә җитәкчесе Сергей Захаров, хәвеф-хәтәрле су басулар булмады, яз тыныч кына үтеп бара, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, якын арада көннәр җылытачак, бу исә янгын чыгу куркынычын арттырачак.

Республиканың гадәттән тыш хәлләр дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев режим көннәрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык көчәйтелә, дип билгеләп үтте. Гражданнарга штраф 2 мең сумнан 4 мең сумга, урындагы затларга 15 меңнән 30 мең сумга, эшмәкәрләргә 30 меңнән 40 мең сумга, юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр күтәрелә.

Режим көннәрендә рейдлар эшләячәк. Берүк чүп-чарны яндыра, коры үләнгә ут төртә, табигатьтә учаклар яга күрмик.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International