Хоккейчылар оста–а–а...
Җәмәгать, заманча яшибез бит, ә?! Кайда күрер идек әле матур хоккей уеннарын, Боз сарае булмаса? Кайнар кофе эчә-эчә хәзер уңайлы трибуналардан хоккей карыйбыз! Үткән якшәмбе хоккей уеннары тәмам кыздырды халыкны.
Район башлыгы призына үткәрелгән ярышта “Тайд-Фойл”, Хәсәншәех, Яңа Кенәр, Апаз, Утар Аты, Югары Аты командалары катнашты. Иртәнге сәгать 8дә “Тайд-Фойл” белән Апаз командалары уеннарны башлап җибәрде. “Тайд-Фойл” Казанда лигада уйный, билгеле, алар җиңә”, – дип күзәтте кайберәүләр. Фаразлары дөрес булып чыкты: 7:0 белән җиңделәр. Сүз уңаеннан, “Тайд-Фойл”, Яңа Кенәр командалары Казанда Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасында уйный. “Тайд-Фойл” командасы Яңа Кенәр, Хәсәншәех командаларын көчле көндәшләр исәбенә кертәләр. Блокнотыма: “Җиңәргә килдек! Беренче чиратта “Тайд-Фойлны!” – дип язып куйганмын”. Кем әйткән, хәтердә калмаган... Ә менә “Тайд-Фойл” командасыннан Салават Сабирҗановның көндәшләре капкасына ерактан бер бәрүдә матур гол кертүе истә калды. Соңыннан: “Күпербаштан, Рәфкать малае”, – дип таныштырды ул үзе белән. – 7 яшьтән хоккей уйныйм. 25 яшьтә. Беренче тренерым Арчаның 5нче гимназиясе укытучысы Зөфәр Ильясов. Хәзер менә 3 яшьтән улым Кәримне дә хоккейга йөртәм”.
Сәгать 9да ярышларның тантаналы өлеше булды. Район башлыгы Илшат Нуриев спортчыларны сәламлап, уңышлар теләде.
Уеннар дәвам итте. Хәсәншәех белән Утар Аты командалары очрашты. Хәсәншәехлар 7:1 белән җиңделәр.
– 2001 елны район башлыгы призына хоккей ярышларын Арчадан Камил Гарәфиев, Утар Атыдан Данис Мостафин белән без башлап җибәрдек, – дип сөйли ветеран педагог Ленар Заһидуллин. – Менә хәзер Камилнең улы Ленар “Тайд-Фойл” командасында уйный.
– Хоккейны бер башласаң ташлап булмый, диләр, – дип эләктереп алды Камил Гарәфиевнең улы Ленар. – Менә безнең әтигә 55 яшь, ә ул һаман хоккей уйный.
Уеннар дәвам итте. Хәсәншәехлар Югары Аты командасы белән 3нче һәм 4нче урыннар өчен уйный башлады.
“Нишләгән бу хәсәншәехлар, 1нче һәм 2нче урын өчен уйнарга тиешле команда бит бу! – дип, аптыраучылар булды. Яңа Кенәр командасына 4:3 белән җиңелделәр алар. Әмма аларда: “Безнең өчлектән төшкән юк”, – дигән ышаныч бар иде. Югары атылар белән уйнаганда исәп 3:3 булып тигезләшкәч, бөтен халык ут йотып күзәтте. Югары атыларның кәефләре шәп (афәрин, оста уйныйлар!), эшләр җиңүгә таба бара. Ә хәсәншәехларның сөмсере коелды: 4нче урынга калмагайлары. Командада уйнаган данлыклы хоккейчылар өчен бу гафу ителмәслек хәл иде. Өченче период башында кинәттән генә хәсәншәехлар көндәшләре капкасына ике гол кертте! Өстенлекне ахыргача бирмәделәр. 6:4 белән Югары Атыны җиңделәр.
Кичке сәгать 6 тулганда “Тайд-Фойл” белән Яңа Кенәр командалары 1нче һәм 2нче урыннар өчен уйный башлады. Җиңү өчен каты көрәш булачак. Җанатарлар: “Ахыргача!” – дип көч-куәт биреп торды. Ике команда да көчле иде. “Тайд-Фойл” командасыннан заманында Россия җыелма командасында уйнаган Артур Гәрәев үзе генә дә ни тора?! Апаз командасы белән уйнаганда 7 голның 3сен ул кертте. Ә Яңа Кенәр командасында 20 сезонын уйнаган Фәнис Фәйзрахмановны ничек атап үтмисең инде! Командага иганәчелек тә итә әле ул. Уенны 1:1 белән тәмамладылар. Буллит билгеләнде. Халык тәмам кызды! Яңа кенәрләр 2 гол кертеп, “Тайд-Фойл” командасын җиңде! “Тайд-Фойл” көндәшләре капкасына 1 гол кертте. Нишлисең инде уен бит: кемдер җиңә, кемдер җиңелә... Рәхмәт, бирелеп, җан-фәрманга уйнаган уенчыларга! Афәрин, егетләр!
Уеннар тәмамлангач, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Румия Надршина