Мөндеш почта бүлекчәсе – җиңүче
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2019 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Ул 2018 елның 1 октябреннән 30 декабренә кадәр дәвам итте. Шарты нигезедә 2019 елга “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларына язылу 2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда биш процентка артыграк булырга тиеш иде. Бәйге берничә төрле номинациядә үтте.
Бу чара яңалык түгел инде. Берничә ел рәттән үткәрелеп килә. Баштарак безнең район җиңүчеләр арасына кермәде, ә менә соңгы вакытта уңыш елмая башлады. Икенче ел рәттән инде “Журналлар буенча иң яхшы тираж” номинациясендә генә дә безнекеләр җиңү яулый. Икенче тапкыр диюем шуңа, узган ел Урта Сәрдә булса, быел Мөндеш почта бүлекчәсе әлеге номинациядә җиңүче булды һәм җитәкчесе Миләүшә Хөсәенова 19 апрель көнне акчалата бүләк алу өчен тантаналы чарага китте.
Юлга чыгар алдыннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә Миләүшә белән очрашып аралашып алдык. Район газетасына яздыру буенча да иң тотрыклы барган почта бүлекчәләренең берсе ул. Рузия Закирова эшләгәндә дә алдынгылыкны бирмәде. Хәзер менә җиде ел инде Миләүшә Хөсәенова шул үрдән төшми.
Район газетасы үткәргән бәйгедә ел да бертөрле югары күрсәткеч белән бару нәтиҗәсендә генә Мөндеш почта бүлекчәсе призлы урынны ала алмады. Чөнки шарт буенча узган елгы күрсәткечтән өч процентка артыграк булырга тиеш иде. Әмма район газетасы редакциясе баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин Миләүшә Хөсәенова һәм аның карамагындагы хат ташучылар хезмәтен югары бәяләп билгеләп үтте.
Һәм менә уңыш елмайды: Мөндеш почта бүлекчәсе җиңүгә лаек булды!
– Безнең почта бүлекчәсе Мөндеш (хат ташучысы Гөлсинә Гыйбадуллина), Югары Мәтәскә (Фәридә Йосыпова), Түбән Мәтәскә (Гөлсинә Сабирова) авылларына хезмәт күрсәтә. Җиңү минем генә түгел, аларның да уңышы. Киңәшләшеп, аңлашып, бергә-бергә эшлибез. Аларга рәхмәтем зур, – диде Миләүшә Хөсәенова. – Вакытлы матбугатка яздыру чорында хат ташучылар да бик зур тырышлык куя. Ике йортның берсенә район газетасы килә дисәм дә ялгышмам, дип уйлыйм. Мөндеш белән Түбән Мәтәскәгә йөздән артык, Югары Мәтәскәгә 80 район газетасы килә.
– Ә журналларның ниндиләрен бик яратып алдыралар?
– “Салават күпере” (45 данә), “Сабантуй” (12). Укучылары булган гаиләләр алдыра. Мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә торып эшлибез. “Гаилә һәм мәктәп” журналын да 13 кеше алдыра. Шулай ук “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Безнең мирас” журналларын да яратып укучыларыбыз бар.
Моннан тыш, почта бүлекчәсе план нигезендә товарлар да сата, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә ала, өйләргә йөреп пенсия дә өләшәләр. Авыл халкы, аеруча өлкәннәр почта хезмәткәрләренә ихтирам белән карый.
Миләүшә үзе Күкчә-Бирәзә кызы. Мөндеш егете Ленарга кияүгә чыгып, бу як кешесенә әверелеп беткән иде.
– Элек безнең почта бүлекчәсе Мөндеш клубы бинасында иде. Аны сүттеләр дә, безне Югары Мәтәскәдәге мәктәп бинасына күчерделәр, – ди Миләүшә. – Шунда йөреп эшлибез. Машинада йөрүем бик ярап куйды.
Миләүшә тугыз ел рульдә икән. Ике уллары бар, Икесе дә Арчаның бишенче гимназиясендә укыйлар. Илгизәр – бишенче, Дилүс беренче сыйныфта. Илгизәр 7 ел инде Укучылар сараена биюгә йөри. Җиңүләре дә бар. Дилүсе оста хоккейчы, берьюлы ике команда өчен уйный. Күптән түгел “Ракета” командасы белән Кукмарада, “Атлант” белән Теләчедә беренче урыннарны яулап кайткан. Балалары да үзләре кебек тырыш.
Миләүшәне һәм аның кул астында эшләүче хат ташучыларны җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.
Гөлсинә Зәкиева