Эзләнүләр... күңелне чистарта
“Бүген кичен Арча педагогика көллияте эзтабарларының “Прометей” отряды юлга кузгала. Озатырга барасың килмиме?” – дип сорады баш мөхәррир. “Әлбәттә, барам”, – дидем. Кемне генә бу тема битараф калдырыр икән?!
Арчада депутатлыкка кандидатлар белән бер очрашуда ветеран педагог Илдус Сәгъдиев тәкъдим–сорау белән чыкты: “Бөек Ватан сугышында 5 млн.га якын солдатның язмышы билгесез. Алар хәбәрсез югалганнар исемлегендә тора. Нишләп аларны эзләүне дәүләт үз өстенә алмый? Төрле төркемнәр, отрядлар үз акчаларына солдат сөякләрен эзләү белән мәшгуль”. Шундыйларның берсе – Арча педагогика көллиятенең “Прометей” эзтабарлар отряды. Аларны юлга озатырга килгәч, отряд җитәкчесе Илһам Низаметдиновка: “Юл чыгымнарын кем күтәрә?” – дигән сорауны бирми кала алмадык. “Поезд, самолет билетларына бәяне район хакимияте күтәрә, ә менә ризык белән эшмәкәр, “Западный” ширкәте җитәкчесе Әгъләм Локманов ярдәм итте. Без Кырымга баргач, палаткада торачакбыз. Безгә анда ярма, токмач, консервлар бик ярап тора”.
Алар, дүрт кеше, 15 апрельдә поезд белән Мәскәүгә китте. Кичке сәгать 4нче яртыларда Арча педагогика көллияте баскычында бер төркем яшьләр, фотоларга төшеп, шау-гөр килеп озатып калды. Көллият директоры Лилия Мусина да хәер-фатихасын бирде. Лилия Надыйровна Россия Президенты Владимир Путин катнашында Бөтенроссия “Хәтер вахтасы–2019” акциясенең башланып китүе турында әйтеп үтте. Акция Татарстанда да старт алды. Татарстанда 40лап отрядта 400дән артык кеше Ленинград, Волгоград, Смоленск, Ростов, Тверь, Новгород өлкәләрендә, Кырым республикасында сугыш булган урыннарда эзләнү эшләре алып барачак.
– Казан дәүләт университетында укыган вакытта “Кар десанты” отряды бар иде, ул хәзер дә бар, – дип сөйли отряд җитәкчесе Илһам Низаметдинов. – Дөрес, мин бу отрядта булмадым, әмма ул күңелгә кереп калды. Арча педагогика көллиятендә эшли башлагач, 1991 елда студентлар белән эзләү отряды оештырдык. Студентлар бик кызыксына. Бу юлы да барырга теләүчеләр күп булды. Әмма бер өч студентны гына алып, Кырымның сугыш булган урыннарын күзәтеп, карап кайтырга булдык. Икенче юлы күбәү барачакбыз. Моңарчы без Ленинград, Бөек Новгород тирәсендәге сазлыкларда эшләдек.
Алар “Прометей” отряды оешканнан бирле 200ләп сугышчы сөяк-ләрен тапкан. Дүрт сугышчының исемен ачык-лый алганнар.
Инсаф Габделбәров, Рәмис Нәбиуллин, Ильяс Фәхрисламов – җитәкчеләре Илһам Низаметдиновның юлдашлары. Исеме, сәяхәте кызыктыр- гыч булса да, табигать шартларында палаткаларда яшәү, казу эшләре, билгеле, җиңел булмаячак. “Физик һәм психик яктан да нык егетләр, кызлар бу сынауны үтә ала”, – дип саный җитәкчеләре. “90нчы елларда безнең белән студент Рәмзия Әюрова йөрде, – дип сөйли Илһам Низаметдинов. – “Волховский” пычрагы күңелне чистарта, дип әйтер иде. Волхов фронты үткән җирләр турында сүз бара”. Инсаф, Ильяс, Рәмис – өчесе дә спорт белән шөгыльләнә. Физик яктан нык һәм тәртипле булганга аларны җитәкче үзе белән алган да. “Авырлыклар куркытмый”, – ди егетләр. Без аларга хәерле юл телибез!
...Бүген инде отряд Керчь шәһәре тирәсендә эзләнү, казыну эшләре белән мәшгуль. 26 апрельгә кадәр шунда булачак алар. Уңышлар!
Румия
Надршина