Сабанда сайрашыр вакыт
Узган атнада гына: “Бездә әле чаңгы ярышы үткәрергә була”, – дип шаярткан шурабашлар бу атна ахырында зәп тырмасына чыгарга җыена. Әйе, туфрак көнләп түгел, сәгатьләп өлгерә. “Тырма агрегатлары басуда инде, – ди “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров. – Бөтен җиргә дә керә алмасалар да, өлгергән өлешләрен тырмалыйлар”.
Узган якшәмбедә район башлыгы Илшат Нуриев район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең барышын карады. “Игенче” ширкәтендә Илнур Габдрахманов “Туман” агрегаты белән көзге бодай басуларына ашлама сибә. Ел саен иң беренчеләрдән булып басуга чыга ул, үзе үстергән игеннәрнең уңышын да җыя, тракторчы да, комбайнчы да. “Гектарга бер центнер ярым исәбеннән кертәбез, – ди баш агроном Марат Вахитов. – Аммиак селитрасы, башка ашламалардан аермалы буларак, түбән температурада да “эшли” башлый”. Кыскасы, ашлама әрәмгә китми дигән сүз.
“Игенче” ширкәтендә 1000 гектардагы уҗымнар өстәмә сый алды инде. “Яңарыш” ширкәтендә – 845, “Ак барс” агрокомплексы”нда 517 гектарда көзге культуралар тукландырылды.
“Курса МТСы” ширкәтендә 11 агрегат эштә. Дүрт “ДТ”, ике “МТЗ-1221” тракторлары зәп җирләре тырмалый, ике трактор чәчкечләр белән күпьеллык үлән җирләренә ашлама кертә, өч “Беларусь” күпьеллык үләннәр тыр- малый.
– Туңга сөрелгән басуларда әкренләп булса да тырмалыйлар, – ди баш агроном Вильдан Дияров. – Туфрак әйбәт килә, бер басуны чәчәргә дә әзерләп куйдык, яңгыр явып китмәсә чәчәргә уйлап торабыз.
Рәшит Вәлиев узган елгы кукуруз басуын тырмалый иде. Туңга сөрелгән туфрак дымны әйбәт туплаган, әмма тырмаларны еш туктап чистартырга туры килә. Әйе, икмәк үстерү өчен шактый тир түгәргә кирәк.
– Быел кыр эшләре узган елгыдан 4-5 көнгә иртәрәк башланды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге киңәшчесе Раил Шакирҗанов. – Бер көнне туфрактан пар күтәрелгәнен күзәтергә туры килде. Туфрак өлгерә дигән сүз бу. Басуның тулысынча өлгергәнен көтеп ятарга ярамый. Районның төньягында урнашкан “Заря”, “Кызыл Яр”, “Кишет” хуҗалыклары дым каплатырга керешергә торганда башка хуҗалыкларга эшкә керешергә бик вакыт.
Барысы 7800 тонна орлык агулыйсы, 3,5 мең тонна бәрәңге яровойлаштырасы бар. Кыскасы, эш җитәрлек, сабанда сайрашыр вакыт. Сабанда сайрашмасаң ындырда ыңгырашырсың, дигән ата-бабаларыбыз.
Ильяс Фәттахов